Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Меңнәр” түгелмәгән сабантуй

Үткән ял көннәрендә район-шәһәрләрдә Сабантуй бәйрәмнәре гөрләп үтте.

Һава торышы дисәң - бөтен шартлары туры килерлек, кәеф-настроение дисәң, анысы да зарланырлык түгел - елның иң шәп вакыты. Шулай булгач, сабан бәйрәме бөтен урынчылыкларда да күңелле үткәндер, дигән ышаныч бар. Ә менә Тукай районы Мәләкәс авылындагы сабантуйның шәплеген үз күзләребез белән күреп, бәйрәмнең оештырылышына, кунакларның күпләп кайтуына, бөтен нәрсәнең югары дәрәҗәдә булуына чын күңелдән сөенеп йөрдек.

Дистәләгән мең сум сораучы эстрада артистларын чакырмыйча, үз көчләре, үз талантлары белән Сабантуйны "Ура"га башкарып чыктылар. Хәер, Мәләкәс данын еракларга таратучы "Питрау" халык фольклор ансамбле артистлары, үзләренең Мария Минеевалары, Виталий Афанасьевлары, бәйрәмне алып баручы Людмила Адамова, Лидия Трофимовалары булганда, акчага китерелгән чит артистлар бер якта торсын, шуны раслады мәләкәслеләр.

Сабантуй батыры исемен алучылар да - авыл кешеләре. Ундүрт яшькә кадәргеләр арасында беренчелек Вадим Васильевта, унсигез яшькә кадәргеләр арасында - Станислав Адамовта булса, абсолют батыр исемен әле яңа гына егермесен тутырган, карап торышка, чәндер генә егет - Вячеслав Адамов алды.

Батыр калган улларына, туганнарына мәйдандагыларның барысы да куангандыр. Тик менә Анна түти Васильева чаклы сөенүче булды микән? Аның оныгы ундүрт яшькә кадәргеләр арасында батыр калып, тәкә отты. Тәкәсенең авырлыгы Вадимның үз авырлыгыннан әллә ни ким түгел иде. Шул тәкәне иңнәренә салып, җиңүче кругын әйләнгәндә, Вадимның да күзләре чыланды. Ел саен сабантуй мәйданын бәйрәмгә әзерләүче Николай дәдәй - Вадимның бабасы - үлгәч, улы - Николай (Вадимның әтисе) сабантуйга тәкә бүләк итәргә була. Әтисенең җаны сөенсен, бер искә алу булсын, дип. Үзләре Чаллыда яшиләр, тәкәне сатып алып бирәләр. Менә хикмәт: аталган тәкә үзләренә әйләнеп кайта. "Вадимнан күпкә җегәрлерәк егетләр дә көрәште, югыйсә. Вадим бөтенесен егып барды. Бабасының рухы ярдәм иткәндер, әле үзем дә ныклап ышанып бетмим," - дип, сөенечләре белән бүлеште Анна түти.

Авыллар бетә, кешеләрнең күңелләре коргаксый - матурлыкны күрмиләр, өлкәннәр киткәч, традицияләребезне, җыр байлыкларыбызны сакларга кеше калмый, дип борчылган булабыз. Авыллар да бетми, яшьләр дә безгә караганда күпкә сәләтлерәк, керәшенлекләре дә "мөлдерәмә тулып, түгелеп тора" - Мәләкәс сабантуенда йөреп, шундый нәтиҗә ясадык. Аллага шөкер, дәвамыбыз бар. Алар без эшләмәгәнне башкарып чыгарлар. Башкача уйларга нигез юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев