Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менделеев керәшеннәре оешмасын кем җитәкләр?

Кичә, 22 октябрь көнне Менделеев шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында Менделеев керәшеннәренең отчет-сайлау конференциясе узды.

Конференциягә Менделеев районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров, республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова, Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе Виталий Агапов һәм Алабуга керәшен оешмасы җитәкчесе Николай Мельников, шулай ук "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Эльмира Кашапова белән ансамбльнең солисткасы Эльвира Камалова да килгән иде.

Отчет доклады белән керәшен оешмасының Менделеев бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Валентина Мамакова чыгыш ясады. Менделеев районының бөтен авылларыннан җыелган 40 делегат исәп-хисап тотып оешма эшенә бәя бирделәр һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Оешманың 12 кешедән торган яңа җитәкче органы сайланды. Менделеев бүлегенең җитәкчесе вазифаларына ике кандидант каралды. Предприниматель Валентина Исакова һәм Гришкин авылы җирлеге җитәкчесе Валентина Мамакова өчен тавышлар тигез бүленде. Оешманы кем җитәкләргә тиешлеге шушы көннәрдә билгеле булачак.

Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Сезгә конференциядән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев