Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менделеевск районының Гришкин авылында битарафлар юк, ди Валентина Мамакова

Менделеевск районы керәшен оешмасы җитәкчесе, Иске Гришкин авылы җирлеге башлыгы Валентина Мамакова әйтүенчә, Гришкин авылында 70 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән инде.

"Әле эштән кайтасы сайлаучыларыбыз да бар, читтә эшләүче авылдашларыбыз да барысы да кайтып җитмәде", - ди Валентина Викторовна. Халык бик актив, битарафлар юк, дип ассызыклады ул.

Быел авылда 18 яшен тутырып, беренче тапкыр сайлаучылар дүртәү икән. Шуларның берсе - "Бигәшкәй" ансамбле солисты, "Айбагыр" лагеренда үзен биюче генә түгел, спортчы буларак та танытырга өлгергән Станислав Буланов. Михаил Алексеев да шушы ук балалар коллективында тәрбияләнгән егет. Тагын ике кызыбыз, башкалада укучы яшьләребез Софья Камашева белән Аня Усольцева, заявление язып, Казанда тавыш бирергэ булганнар, ди Валентина Викторовна.

"Үзем илебез, республикабыз, районыбыз, авылыбыз киләчәге өчен тавыш бирдем. Алар бер-берсе белән аерылмаслык булып бәйләнгән",- диде Валентина Мамакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев