Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менделеевск районы фермеры Виктор Леонтьев бүләккә трактор алды

Ул чиста токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә

Виктор Петрович фермерлык эшчәнлеген Иске Гришкин җирлеге территориясендә гамәлгә ашыра.

Ул чиста токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Чабышкы атлар район, республика, бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда җиңү яулыйлар. Хайваннар яхшы шартларда тәрбияләнә.

Күптән түгел Леонтьев КФХда район җитәкчесе Радмир Беляев булды. Ул аның эшчәнлеге белән танышты һәм үзе өчен трактор юнәтүгә йогынты ясау үтенечен билгеләде.

Бәхеткә, инвестор табылды. Тихоново җирлеге депутаты Константин Павлов фермерга бүләк ясады.

– Мин бу бәхеткә ышана алмыйм хәтта, – диде җаваплау сүзендә Виктор Леонтьев, – әлеге транспорт күп эшләрне механикалаштыру мөмкинлеге бирәчәк. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле Радмир Илдарович һәм Константин Вальмирович.

Тантана трактордан ачкыч тапшыру белән тәмамланды.

Менделеевск яңалыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев