Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәдәният йорты гөрләп эшли

Җәй айларында Югары Баграж авылы мәдәният йорты хуҗасыз торды. Ниһаять, агымдагы елның сентябрендә мәдәният йорты директоры итеп Гөлшат Хрипунова билгеләнде. Карап торышка йомшак кына күренгән кечкенә генә буйлы бу яшь ханым ныклап мәдәният йортын тәртипкә кертүгә кереште. Тиз арада җыештырып, ватык киртәләрне төзәтеп, мәдәният йорты әйләнәсе, эче тәртипкә китерелде

Шул ук вакытта берсе артыннан берсе төрле чаралар да үткәрелә башлады. Бар чаралар Югары Баграж авылы халкы белән танышу, аларның ихтыяҗларын өйрәнүгә юнәлдерелгән иде. Авыл яшьләре белән дә даими эш алып барылды, алар белән дә уртак тел тапты Гөлшат.
Авыл халкы белән якыннан эшләү үзенең нәтиҗәсен озак көттермәде. Без моңа 27 октябрьдә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән, иҗат сезонын ачуга багышланган “Көзге очрашу” дип исемләнгән зур концерт программасын карагач төшендек. Берсеннән-берсе талантлы авылдашларыбыз Николай Муханов, Азалия Тимербаева, Галина Шәйдуллина, Роза Нурумбетова, Анна Бутакова, Диләрә Усмановаларның чыгышлары кичәгә килгән кунак артистлар  -Куш-Елга мәдәният йорты директоры Салават Шәрәфиев, Әхмәт клубы җитәкчесе Резида Абрамова, Зәй «сандугачы»  Алмаз Хәбибуллин, Игорь Демин, “ЮНИТИ” бию төркеме һәм “Җиләк” халык фольклор ансамбле чыгышлары белән аралашып барды. Тамашачы аларны зур алкышлар белән бүләкләде, концертны алып баручы Әлфия Кондрабаеваның көлкеле мәзәкләреннән чын күңелдән көлде.
Иҗат сезонын ачу концерт программасы белән генә чикләнмәде: тамашачылар шушы кыска гына вакытта барлыкка килгән музейны күреп шаккаттылар. “Дан” һәм “Этнография” залларыннан торган музейда безне Фирая апа Әхмәтова каршы алып, Югары Баграж авылы һәм экспонатлар тарихлары белән таныштырды. Әле моның белән генә дә тәмамланмаган икән бүгенге программа: сәнгать җитәкчесе Роза Нурумбетова, мәдәният йорты хезмәткәрләре Людмила Емельянова, Галина Лысмановалар әзерләгән “Көзге байлык” дип исемләнгән күргәзмәне дә тамашачылар сокланып карады. Нәрсәләр генә юк күргәзмәдә: эре-эре бәрәңгеләр, кишер, чөгендер, берничә төрле гөмбә, салатлар һәм башкалар. Ә күргәзмәне бизәүче чиккән сөлгеләр үзләренә тартып торалар иде.
Бәйрәмгә җыелган халыкның чаралар тәмамлангач та тиз генә таралышасы килмәде. Клуб фойесында рәхәтләнеп биеп, җырлап, вальс әйләнеп, күңел ачтык. Ә аннан соң яшьләр өчен дискотека башланды.
Соңгы вакытта мондый күңелле бәйрәмнәрне Югары Баграж халкы сагынган иде инде. Мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне укый-укый, аларга алга таба да зур уңышлар теләп таралыштык бәйрәмнән.
Бүгенге көндә Югары Баграж мәдәният йорты гөрләп эшли, дип чын күңелемнән әйтә алам.

Барлык тамашачылар исеменнән Гөлия Бутакова.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев