Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Майның һәм җәйнең нинди булачагы билгеле

Россия территориясенең 60-65 проценты өлешендә һава температурасының нормадан югарырак булуы көтелә

Майда Россиянең күпчелек өлешендә җылы булачак, ә җәй айларында тулаем алганда уңайлы һава урнашачак. Бу хакта “Интерфакс”ка сылтама ясап, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

“Россия территориясенең 60-65 проценты өлешендә һава температурасының нормадан югарырак булуы көтелә. Тәгаенләп әйтсәк, Россиянең Европа өлешенең көнчыгышында, бөтен Көнбатыш Себер төбәге, Красноярск крае, Якутиянең шактый ук зур өлеше, Чукоткада. Беркайда да суык һава фаразланмый”, – дигән Россия гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Явым-төшемгә май аенда нормадан артмаячак.

Җәй көне уңай һава торышы көтелә. Россиянең Европа өлешендә (Татарстан да шуңа керә), Уралда һәм Көнбатыш Себердә һава температурасы тиешле нормада сакланачак яки аннан бераз гына югарырак булачак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев