Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Май чабу атнасы башланды

8 мартта Май чабу атнасы башлана. Ул Олы көн алдыннан була торган җиде атналык Олы уразага бер атна калгач башлана һәм җиде көн буе дәвам итә. Аннан соң халыкны 15 марттан 1 майга кадәр дәвам итәчәк Олы ураза көтә

Май атнасында, кышны озату, ә язны каршы алу уңаеннан, халык рәхәтләнеп күңел ача, коймаклар пешереп, бер-берсенә кунакка йөри.

 Май чабу атнасының һәрбер көне элек аерым исем белән аталган.

Дүшәмбе – очрашулар көне. Аны, шулай ук, бәйрәм каршылау көне дип тә йөртәләр. Атнаның беренче көнендә саламнан ясалган курчакны хатын-кыз киемнәренә киендергәннәр һәм, яз килгәнне күрми калмасын дип, иң биек тау башына алып менеп куйганнар. Шуннан соң Май чабу атнасы башланды дип саналган. Һәрбер йортта коймак пешерелгән. Беренче коймак, үлгән ата-ана рухы өчен дип, тәрәзә төбенә куелган яки хәер итеп ярлыларга һәм гарипләргә бирелгән.

Сишәмбе – халыкның күңел ачуы башланган уеннар көне. Бу көнне өйләнмәгән егетләр кызларны таудан чана шуарга чакырган, кәләш сайлау өчен кунакка йөргән.

Чәршәмбене сыйлану көне дип атаганнар. Кияүләр кыз ягында кунакка йөргәннәр.

Кече атна – уен-көлке көне.  Бәйрәмнең иң кызган мәле. Бу көнне җигүле атларны бистәр белән бизәп, дугаларына җиз кыңгырау тагып урамда йөргәннәр. Ат чабышлары үткәргәннәр, кул көрәштергәннәр, җырлаганнар.

Татар атнасын “әби коймагы”  дип йөрткәннәр. Кызның анасы бу көнне кияүләренә кунакка барган, коймак белән сыйланган.

Атна кич “пичкәчәмдә кунакта” дип аталган. Ул каенсеңелләр утырмага килә торган көн булган.

Атна көн –  Май чабуның соңгы, Пручти көне. Бу көнне кич белән салам тутырып эшләнгән карачкы-курчакны яндырганнар. Уңыш мул булсын дип, көлен басуга чәчкәннәр. Кичерешү көне (Прощённое воскресенье) быел 14 мартка туры килә. Бу көнне якыннарны кичерү турында Евангелие укыла. Бөтен христианнар, Олы көн уразасына керер алдыннан, бер-берсеннән кичерешү сорыйлар. Икенче көннне Олы көн уразасы башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев