Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Май чабабыз: нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый

Керәшеннәрдә Май чабу бәйрәме – бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.

Ул җиде көн дәвам итә. Икенче төрле аны "Чуман озату"дип тә йөртәләр. Май чабу атнасы ел саен Олы көнгә бәйле рәвештә төрлечә килә. Коймак атнасы - язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга. Олы уразага керер алдыннан, халык кыш белән саубуллаша, язгы җылы көннәргә шатлана, сөенә.
 
Нәрсә ярый, нәрсә ярамый
Коймак атнасында үтәлергә тиешле кайбер кагыйдәләр һәм күрсәтмәләр бар.
- Май чабу атнасында ит ашарга ярамый. Балык һәм сөт ризыклары тыелмый. Һәр өйдә табында төп ризык урынында коймак булырга тиеш.
- Бу бәйрәмдә күбрәк һәм ешрак ашарга кирәк. Кунак чакыру кабул ителгән, шулай ук үзеңә дә күбрәк кунакка йөрергә кирәк. Чөнки икенче атнадан Олы уразага керәчәксең.
 
Үзе коймак, үзе кояш
Май чабу мәҗүсилектән үк калган бәйрәм, вакытлар үтү белән православный чиркәү тарафыннан аңа үзгәрешләр кертелгән. Элек ул "Кышны озату" бәйрәме генә булып торган.
Безнең борынгы әби-бабаларыбыз кояшка Аллага табынган кебек табынганнар. Язның беренче көннәре килү белән, кояш җирне җылыта башлаганга бик сөенгәннәр. Шунын өчен, түгәрәк формадагы, кояшны хәтерләткән күмәчләр пешерү традициягә кергән. Шундый ризыкны ашаган кеше кояштан әз генә булса да яктылык һәм җылы ала, дип санаганнар. Вакыт үтү белән, күмәчләрне коймак алыштырган.
 
Бәйрәм пурмысы
Төп бәйрәм итү пәнҗешәмбедән башлап атна көнгә кадәр үткәрелгән. Авылларда яшьләр думбыра, кубыз, гармуннар белән, такмаклар әйтеп урам әйләнгәннәр, өйдән-өйгә кереп йөргәннәр. Төп күңел ачу чарасы булып тау шуу торган. Шуу өчен чуман, тире, агач тагараклар кулланылган. Күп авылларда ат чабу ярышлары узылып, иң яхшы юргак атлар билгеләнгән. Иң яхшы сбруй, иң матур бизәлгән атлар арасында конкурслар узган.
 
Май чабуда егетләр һәм яшь ирләр үзләренең көчен кул көрәшендә, гер күтәрүдә күрсәткән.
Якшәмбе көн "Кичерешү көне", "Пручти көн"исемен алган. Бу көнне кыш белән саубуллашканнар, Май чабуны озатканнар. Таныш, туганнардан ел буена җыелган ачу, үпкә-рәнҗүләрне кичерүне сораганнар: "Кайчан да булса белепме, белмичәме, хәтереңне калдырган булсам, кичер!" "Ходай кичергән, безгә дә кичерергә кушкан. Ходай кичерсен, мин дә кичерәмен".
Кыш, кит! Яз, кил!
Май чабунын кульминацион ноктасы булып карачкы яндыру тора. Бу күренеш яз килү һәм кыш китүне символлаштыра. Ягу уенын әйлән-бәйлән, жыр һәм бию белән үткәрәләр, алар сыйланулар белән дәвам итә. Карачкы сыйфатында чүпрәк белән саламнан зур, кызык һәм шул ук вакытта куркыныч та булган курчак әзерлилэр. Шуннан соң аны, хатын-кыз киеме киендереп, Май чабу атнасында авылның төп урамында калдырганнар,ә бәйрәм көнне авыл читенә алып чыкканнар. Анда карачкыны яндырганнар, бәкедә батырганнар яки өлешләргә аерганнар, ә аннан калган саламны кырга сипкәннәр.
Курчакны ритуал яндыру тирән мәгънәгә ия булган: кыш символын юкка чыгарып, язын аның көчен яңадан кайтару мөһим.
 
Бәйрәм сынамышлары
 
- Май чабуда кар яуса, карабодай уңа.
- Май чабу алдыннан килгән атна көнне көн бозылса, җәй көне гөмбә күп була.
 
Бәйрәм турында мәкаль һәм әйтемнәр
 
Коймаксыз Май чабу булмый.
Коймак - кояшның туганы.
Кайда коймак - шунда без!
Иң салкын канлы кеше дә кайнар коймак ярата.
Коймаксыз Май чабу - тортсыз туган көн кебек.
Май чабу килә, коймак белән бал алып килә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев