Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Май бәйрәмнәренә һава торышы

Ял көннәрендә салкын атмосфера фронты Татарстанга яшенле яңгыр һәм көчле җил китерәчәк

Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Иртәгә, 30 апрельдә, республика антициклон йогынтысында булачак. Явым-төшем көтелми, алмашынучан болытлы һава торышы була. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы + 3, -2 градуска кадәр төшә, көндез +12, +17 градуска кадәр җылыта.

Шимбә, 1 май төнендә, төбәк территориясендә төньяк-көнбатыш циклонның җылы секторы билгеләнә. Һава температурасы 5-10 градус җылы булачак, явым-төшем күзәтелми.

Әмма, синоптиклар билгеләп үткәнчә, иртән үк салкын атмосфера фронты Татарстанның көнбатыш районнарына үтеп керә һәм көндез бөтен республикага йогынты ясый. Яңгыр явуы ихтимал, яшен, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә, ул секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Якшәмбе, 2 май төнендә, салкын фронт йогынтысы сакланачак. Яшенле һәм көчле җилле яңгырлар була, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Фронтның көнчыгышка китүе һәм атмосфера басымы арту белән явым-төшемнәр тукталачак.  Һава температурасы төнлә — 3-8 градус һәм көндез 10-15 градус булачак.

Дүшәмбе, 3 май көнне, явым-төшем көтелми,  уртача җылы һава торышы күзәтелә. Төнлә +4, -1 градуска кадәр суыта, көндез 12-17 градуска кадәр җылы була.

Метеорологлар фаразына караганда, сишәмбе, 4 майда, Татарстанда янә яшенле яңгырлар булачак һәм көчле җил күзәтелә. Шул ук вакытта көндезге сәгатьләрдә 19-24 градуска кадәр җылы көтелә.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/29-04-2021/tatarstanda-yal-k-nn-rend-yashenle-ya-gyr-m-k-chle-il-k-tel-5821647

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев