Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Май аенда безне нинди үзгәрешләр көтә?

1 майдан Россиягә килүчеләрнең һәммәсе ике тапкыр COVID-19 инфекциясенә тест тапшырырга тиеш булачак

Май аенда тормышыбызга берничә яңалык кертелә. Шуларның иң мөһимнәренә тукталып үтәбез.

Салым “вычет”ын рәсмиләштерү

21 майдан торак, җир кишәрлеге сатып алуга тотылган чыгымнар һәм инвестицияләр буенча салымның (НДФЛ) бер өлешен кире кайтарып алуны автомат рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

Хәзер моның өчен салым декларациясен (3-НДФЛ) тутыру һәм башка документлар җыю таләп ителми. “Вычет” алу өчен Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинетта гариза гына тутырырга кирәк булачак.

Шул ук вакытта түләнелгән салымның бер өлешен кире кайтару өчен документларның “тәртиптә” булу-булмавын тикшерү вакыты өч айдан – бер айга, ә акчаны салым түләүче картасына күчерү срогы – бер айдан 15 көнгә кала.

COVID-19 инфекциясенә ике тест

1 майдан Россиягә килүчеләрнең һәммәсе ике тапкыр COVID-19 инфекциясенә тест тапшырырга тиеш булачак.

“Роспотребнадзор”дан аңлатуларынча, икенче тестны килгәннән соң биш көн эчендә тапшырырга кирәк. Шул ук вакытта беренче һәм икенче тикшеренү арасы кимендә бер тәүлек тәшкил итәргә тиеш.

Озын май яллары

Россия халкы быел, бәйрәм арасында эшкә тукталып тормастан, 1 майдан 10 майга кадәр ял итәчәк. Президент Владимир Путин 4-7 май көннәрен, хезмәт хакларын саклап, эш көне булмаган көннәр, дип игълан итте. Документта билгеләп үтелгәнчә, коронавирус инфекциясе таралуның кимү тенденциясен саклау һәм кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту максатында шундый карар кабул ителгән.

Җиңү көненә акча

9 Майга Бөек Ватан сугышы ветераннарына унар мең сум акча биреләчәк. Пенсия фондыннан хәбәр ителгәнчә, турыдан-туры сугышта катнашкан 33,2 мең чамасы кешегә (Россия һәм Балтыйк буе илләре территориясендә яшәүче) кагыла бу.

Пенсияләргә өстәмәләр

Май аеннан башлап, пенсионерларның ике категориясенә – тәгаенләп әйтсәк, гражданлык авиациясе очучыларына һәм ташкүмер сәнәгате хезмәткәрләре пенсиясенә айлык өстәмә түләнеләчәк.

Өстәмә түләүләр, айлык хезмәт хакыннан һәм махсус стаж озынлыгыннан чыгып, индивидуаль тәртиптә билгеләнелә. Әмма бу түләүләргә хокук хәзер инде ташламалы белгечлекләр буенча эшләмәүчеләргә генә бирелә.

Өлкәннәр өчен өйдән торып эшләү

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен “удаленка” 1 майдан мәҗбүри булудан туктый. Яше алтмыш биштән өстәрәкләр COVID-19 инфекциясе аеруча янаган төркемгә керә. Шуңа күрә бер ел дәвамында аларны өйдән торып эшләүгә күчерү кагыйдәләре гамәлдә булып килде. Хәзер өлкән яшьтәге хезмәткәрләрнең ни рәвешле эшләвен, эпидемиологик хәлләрдән чыгып, эш бирүчеләр үзләре хәл итәчәк.

Балаларны йөртү өчен ГЛОНАСС

31 майдан башлап, балаларны йөртүче автобуслар ГЛОНАСС спутник навигациясе системасы белән тәэмин ителергә тиеш.

Шулай итеп, хәзер “Ространснадзор” мондый транспорт чараларының хәрәкәтенә даими рәвештә күз-колак булып торачак.

Шикәр бәясе

31 майдан шикәр бәясе үсүне тоткарлау турында килешүләрнең гамәлдә булу вакыты төгәлләнә.

Хәтерләсәгез, мондый килешүләрне узган елның декабрендә, тормыш эшчәнлеге өчен кирәкле төп ризыкларның бәясе кискен күтәрелү сәбәпле, Сәнәгать һәм сәүдә,

Авыл хуҗалыгы министрлыклары, җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре төзеде. Шул рәвешле бер кило шикәр бәясенең күпләп сатуда – 36 сумнан һәм ваклап сатуда – 46 сумнан артмаска тиешлеге билгеләнде.

“Росстат” хәбәр иткәнчә, узган елда шикәр хакы 64,54 процентка арткан. Сәбәбе – шикәр чөгендеренең азрак утыртылуы һәм һава торышының уңайсыз килүе аркасында җитештерүнең 20 проценттан күбрәккә кимүе.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразына караганда, быел хәлләр җайланырга тиеш, чөнки чөгендер кырлары мәйданы 15 процентка артачак.

 

татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев