Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучыларны өстәмә салымнан азат итәргә мөмкиннәр

Махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучыларның керемнәрен физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләү йөкләмәсеннән азат итәргә ниятлиләр. РФ Дәүләт Думасы шул хактагы закон проектын инде октябрьдә үк кабул итәргә мөмкин, дип яза «Известия» газетасы.

РФ Салым кодексының икенче өлешенә төзәтмәләр проектын «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар һәм сенаторлар төркеме әзерләгән, ил Хөкүмәте аны хуплаган.

Махсус хәрҗи операциягә үз теләге белән китүчеләр, шул исәптән Росгвардия карамагындагы берләшмәләргә кушылу турында контракт төзегән кешеләр өчен ташламалар кертергә тәкъдим ителә. Физик затлар кеременә салымнан тыш, аларны РФ паспорты һәм машина йөртү таныклыгы (әлеге документлар югалган яки яраксыз хәлгә килгән очракта) алганда дәүләт пошлинасы түләүдән дә азат итәргә ниятлиләр.

Инициатива авторларының берсе — Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Выборный басмага аңлатканча, хәрбиләр бу ташламалардан файдалана инде.

«Әлеге закон проекты белән без Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр һәм Росгвардия хезмәткәрләренә (аның составында бүген ОМОН, СОБР һәм башка структураларның хәрбиләре дә бар) карата хокукый алымнарны синхронлаштырабыз», — дип искәртте парламентарий.

Россия Украинада махсус хәрби операцияне 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрә, аның инициаторы — РФ Президенты Владимир Путин. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче дәвам итәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев