Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Машина төзүчеләр көнендә Радик Гурьевка бүләк бирелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләген Яр Чаллы шәһәрендә тапшырдылар

9 октябрь көнне Яр Чаллыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика машина төзүчеләрен һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Республиканың технологик түгәрәкләре җитәкчеләренә  дә истәлекле бүләкләр бирелде.

Мамадыштан Радик Гурьев "Техник түгәрәкләр һәм балалар иҗат үзәкләре җитәкчеләре" номинациясендә җиңде. Карендәшебез диплом белән бүләкләнде.

Радик Гурьев Мамадыш муниципаль районының "Квантум" балалар иҗаты үзәгендә директор урынбасары булып эшли. Ул лазер станогында эшләү буенча дәресләр алып бара, башлангыч сыйныф укучыларын WorldSkills чемпионатына әзерли һәм өстәмә белем бирү процессына үзенең проектларын кертә.

Фото: "Яр Чаллы шәһәре администрациясе"нең ВКонтактедагы рәсми төркеме.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев