Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Март аена йолдызнамә

Йолдызлар ни вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу чор ниндидер үтә мөһим үзгәрешләр вәгъдә итә. Кемнәрдер арасында чыккан ризасызлык-тавышка борын тыкмагыз, туарылып китмәгез, кирәкмәгән эшләргә кысылмагыз. Шулай икән, атна ахырында тормышыгызны яхшы якка борып җибәрердәй хәлләр килеп чыгасын көтегез.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Планнарыгызны тормышка ашыру өчен уңай чор. Белеп торыгыз: сезнең хаклы булуга бернинди шик юк! Фикерегезне үзгәртергә маташучылар сүзенә колак та салмагыз: алар бик нык ялгыша чөнки.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Кичектерелгән эшләргә тотынырга вакыт, дип искә төшерә йолдызлар. Эштәге авыр гына мәсьәләнең чишелешен табу хезмәттәшләрегез алдында үзегезне бер башка үстереп җибәрер. Атна урталарыннан башлап, дусларыгыз тарафыннан бик яхшы бер хәбәр көтегез.

Кысла (22.06 – 22.07) Ыгы-зыгылы чор. Шуңа азмы-күпме уңышка ирешү өчен үтә дә игътибарлы һәм җыйнак булырга кирәк. Күңелегезгә шик-шөбһәнең үтеп керүенә юл куя күрмәгез. Үз көчегезгә бик нык ышану һәм җаваплылык хисе генә кыен мәсьәләләрнең очына чыгу мөмкинлеге бирәчәк.

Арыслан (23.07 – 23.08) Эштәге вакыйгаларның кискен борылыш алуына әзер торыгыз. Уңай гына да булмаска мөмкин әле ул… Иң мөһиме – юкка-барга бетеренмәскә һәм көчне, тырышлыкны кирәкмәгәнгә исраф итмәскә. Моның шулай икәнен инде атна ахырларында үзегез үк аңлап алырсыз шикелле.

Кыз (24.08 – 22.09) Якын араларда ике ут арасында калырга мөмкинсез. Шуңа мондый хәлдән чыгу юлларын алдан ук уйлап куярга кирәк булыр. Атнаның икенче яртысында эштә матди хәлегезнең яхшыруына өметләндерердәй бер вакыйга көтегез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Тормышыгызда яңа чорның башланып килүенә ишарәләрдәй хәлләр булып алыр. Бу исә күңелегездә бихисап матур хисләр, шатлык-сөенечләр уятыр. Үзегез дә сизмәстән, тагын да җитдирәк, җаваплырак һәм игътибарлыракка әйләнеп куярсыз. Әйе, тиздән сезгә шулай кирәк булачак….

Чаян (24.10 – 22.11) Атна башында өйдәге, эштәге мәшәкатьләрдән башларыгыз әйләнер. Җитәкчегез әлеге тегесен, әле монысын кушып йөдәтер, фикерләрегезне чуалтыр. Шулай итеп, атна ахырындарак кына иркенләп сулыш алу мөмкинлеге туар. Ул гына да түгел әле: матур бер хәбәр ишетү күңелегездә гаять зур өмет чаткылары уятыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Акча мәсьәләсенә бәйле карарлар кабул итү өчен уңайлы чор. Шул ук вакытта матди хәлегездә дә алга китеш сизелер. Гомумән, бу атнада канәгатьлек хисләре китерердәй әйберләр күп булыр. Хәләлегезнең күңел кылларын тирбәндереп җибәрердәй бер гамәле генә ни тора!..

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Атна башында эштә тавышыгызны күтәрүгә юл куймагыз. Юкса абруегызга зыян килү куркынычы бар. Тирәгездә тегеннән-моннан акча эшләү ысуллары белән кызыктыручылар пәйда булыр. Шундый берәр тәкъдим белән килешсәгез, кесәгезгә акмаса да тамып торыр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Моңарчы куркытып торган эшләрегезгә керешегез – бик шәп килеп чыгачак алар. Атнаның икенче яртысында сөеклегез белән бәхәскә керә күрмәгез – юктан гына кара тавыш чыгарырга мөмкинсез! Ял көннәрендә туганнарыгыздан сәеррәк кенә бер хәбәр ишетерсез.

Балык (20.02 – 20.03) Атна буе зур күтәренкелектә йөрерсез. Сәбәбеме? Җитәкчегезнең, ниһаять, хезмәтегезне күреп, аны тиешенчә бәяли башлавында. Гаиләгездә дә – барысы да әйбәт. Сөеклегез – үз эшенә бәйле бер яңалыгы белән, балаларыгыз – көтелмәгән сюрпризлары белән куандырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X