Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марий Эл республикасының Кече Носла керәшен авылы тарихы

Кече Носла авылы Сәрдә елгасының уң як ярында урнашкан. Мариец поселыгыннан көньякта җиде километр ераклыкта. Ул 1930 елда барлыкка килгән. Анда кадәр бу урында ылыслы куе урман үскән. Ә Сәрдә елгасы тирән һәм балыкка бай булган

Урман кискән урында – авыл

Бүгенге Киров өлкәсе Малмыҗ районында Носла авылы бар. Колхозлашу чоры башлангач, 1930нчы елларда колхозга төзелеш материаллары, утын җитмәү сәбәпле, хәзерге Кече Носла авылы урнашкан урында ике йөз гектар урман бүлеп биргәннәр. Зур Носладан Ишалин фамилияле кешене урман каравылчысы итеп монда күчергәннәр. Ул анда гаиләсен дә алып килгән, йорт төзегән. Шул вакытларда Зур Носла кешеләре атлар белән урманнан төзү материаллары ташый башлаганнар. Алар Иске Чепья, Югары Субаш авыллары аркылы йөргәннәр. Урман киселгәч, ачык калган урыннарга беркем дә урман утырту турында уйламаган. Шулай итеп, анда аланлыклар, бушлыклар барлыкка килгән. Ул урыннарда йортлар төзерлек, иген үстерерлек мөмкинлек туган. Төзү материалын кайтаручылар Субаш авылында туктап ял иткәннәр, атларын ашатып-эчертеп алганнар. Авыл халкы яннарына килеп кызыксына башлаганнар. “Кайдан бу урман, нәрсә өчен ташыйсыз? Урман кискән урында нәрсә булачак?” дигән сорауларын биргәннәр, чөнки улчакта халык җир җитмәүдән, утын таба алмаудан интеккән.

Шулай бирегә якын-тирә авыллардан башка кешеләр дә күченеп килә башлаган. Әкренләп бу “җыелма” авылның үсеше көчәеп киткән. Беренче килүчеләрнең хезмәте авыр булса да, урман аларга тормыш итәргә мөмкинлек биргән, чөнки янда гына төзелеш материалы, утын, гөмбә, җиләк, хайванга ашатырга печән булган. Кыска вакыт эчендә өйләр җиткергәннәр, урман кискән урынның җирен эшкәртеп иген иккәннәр. Грамотага өйрәнгәннәр, авылда бик күп музыкантлар, биючеләр, җырчылар булган. Гармунда, скрипкада, Семен Павлов дигән кеше мандолинада уйнаган. Хатын-кызларның бөтенсе дә диярлек, гөсләләрдә уйный белгән. Иң танылган гөсләчеләрдән Агния Иванованы атап китәргә мөмкин. Көзге эшләр тәмамлангач авылда “утырма”лар оештырганнар. Анда хатын-кызлар чигү, тегү, йон эрләү, бәйләү белән шөгыльләнгәннәр, шул ук вакытта, җырлы-биюле уеннарны да калдырмаганнар. Мал сую көннәрендә чиратлашып бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Аш, тозланган яшелчәләр, бәлеш, башка камыр ризыклары, катык, эчемлекләр куеп, хөрмәт күрсәткәннәр. Чын күңелдән ял иткәннәр.

Борынгы йолалар – яшәү рәвеше

Көз керәшеннәрдә туй чоры булып санала. “Безнең якларда туй йолалары бик кызыклы булган: гаилә корырга теләгән егетнең әти-әнисе алдан, булачак киленнең өенә килгәннәр. Алар каз, яки ике үрдәк алып барганнар. Өстәл артына утырып, туй көнен билгеләгәннәр. Кызлар үзләренә 10-12 яшьләреннән бирнә әзерли башлаганнар. Сөлгеләр, өскәтерләр тукыганнар, чиккәннәр, тәрәзә эленгеләре, кием-салым, туганнарына бүләкләр әзерләгәннәр. Аны сандыкка салып куйганнар. Туй көнне тарантаслы атларга утырып кияү ягына киткәннәр. Алдан егетнең әти-әнисе һәм кияү белән кәләш утырган ат барган. Арттагы тарантасларда кызның туганнары. Аларны егетнең туганнары – кода-кодачалар каршы алганнар. Һәрберсенең йортына кереп кунак булганнар. Беренче кемгә керәсене белү өчен, йорт алдына флаг куелган, ул йорттан соң, тагын кая барасын аңлатып, флаг күчерелеп йөртелгән. Нослалар, керәшен бәйрәмнәрен дә калдырмаганнар. Чиркәүгә дә йөргәннәр. Рождество кичләрендә юраулар да булган. “Киез итек ыргыту” – итекнең башы кая карый, сөйгәнеңне шул яктан көтәргә кирәклеген, ”Мендәр астына көзге кую” – булачак ярының төшенә кереренә юраганнар, “Май чабу” бәйрәмнәрендә, атларны бизәп, урам буйлап йөргәннәр, таудан шуып уйнаганнар, коймак пешергәннәр, җырлаганнар, биегәннәр. Пасха алдыннан среда һәм четверг көннәр, үзенчәлекле саналган. Бу көннәрдә мунчада җиде иләк аша карасаң, чын дөньга киткән туганнарыңны күрү мөмкин дип ышанганнар. Бу көннәрдә мунча якканнар, юынганнар, үзләре чыкканда, мәңгелек йорка күчкән туганнары, якыннары юынсын дип, тазларда чиста су калдырганнар” – дип сөйләде клуб  мөдире Светлана Иванова.

Елдан-ел халык саны кими барса да, бүгенге көндә авыл яши. Ничек тә, үз көчләре белән, ата-баба йоласын югалтмаска, сакларга тырышып йөрүче кешеләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев