Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марина Тараканова: “Тормыш карурманнарда адаштырса, кояшка карап юл сайла”

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылы кызы, 2021 елгы “Кряшен чибяре” конкурсында икенче урын яулаган Марина Тараканова белән әңгәмә.

– Марина, синең “Кряшен чибяре” конкурсында өч мәртәбә катнашуыңны беләбез. Бу конкурста катнашу теләге кайчан туды?

– Җиңүгә илткән юлым 2015 елда башланды. Миңа ул вакытта бары унбиш яшь кенә иде. Район җитәкчелеге конкурста катнашырга тәкъдим иткәч, үземне сынап карарга булдым. Беренче чиратта, үземнең сәләтемне сынап карарга һәм, шулай ук, башка районнардагы керәшеннәрнең җыр, бию, йола үзенчәлеген ныклабрак өйрәнергә теләдем. Алла өчлекне ярата, дип юкка гына әйтмиләр бит: призлы урынны 2021 елда гына яулый алдым.

– Әлеге бәйге синең тормышыңа нинди дә булса үзгәрешләр керттеме?

– Әйе, кертте. Конкурс тормышымда яңа мөмкинлекләр ачты дип әйтсәм, ялгыш булмас. Мәсәлән, “Кряшен чибяре” миңа Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә укырга керүдә этәргеч булды. Аннан, әлеге конкурс мине кыю булырга, сәхнәдән курыкмаска өйрәтте.

– “Кряшен чибяре-2021” конкурсында, күп кенә кызларны артта калдырып, икенче урынны яуладың. Конкурсның кайсы этабы сиңа иң катлаулысы булып тоелды?

– Конкурс өч этаптан тора: иң башта, үзең белән таныштырып чыгыш ясыйсың, аңа йолалар белән бәйле булган этап ялгана, шуннан соң – блиц-сораштыру. Иң мөһиме, һәр этапка яхшылап әзерләнү. Үземнең нык каушавымны хәтерлим. Урын алырмын дип уйламаган идем.

– Беренче урын өчен тагын көчеңне сынап карарга телисеңме?

– Юк. Башка кызларга да юл бирергә кирәк, үзләрен сынап карасыннар.

– Конкурста бергә катнашкан кызлар белән аралашасыңмы?

– Әлбәттә! Кайберләре белән, хәтта, бергә эшлибез дә. Минем өчен “Кряшен чибяре” ул – зур гаилә.

– Керәшен кызларына гына хас нинди сыйфатлар бар?

– Керәшен кызы эчке дөньясы белән аерылып тора. Сөйкемлелек, тыйнаклык – аңа хас төп сыйфатлар.

– Марина, гаиләгезгә һәм Олы Тәрбит авылы керәшеннәренә генә хас традицияләр бармы?

– Гаиләмдә бер матур традиция яши – кызларны чигәргә өйрәтү. Чигүгә мәхәббәтем әбиемнән киләдер. Әбием сигез яшеннән чигә, күлмәкләр тегә башлаган. Мине дә матур кулъяулыклар, алъяпкычлар чигәргә әбием өйрәтте. Әнием дә кул эшләренә бик оста.

Олы Тәрбит авылында Җармука бәйрәме ел саен үткәрелә. Безнең авылны “Базарлы Тәрбит” дип тә йөрткәннәр, чөнки авылыбызда элек базарлар гөрләгән. Ул бәйрәмне, Тәрбитнең 400 еллыгы уңаеннан, Василий Уткин оештырган иде. Бу бәйрәм елдан-ел зуррак итеп үткәрелә. Шулай ук, бүгенге көнгә кадәр авылыбызда “рәт салу” йоласы сакланган.

– Шундый сорау да бирим әле: синең өчен кайсы мөһимрәк  карьерамы яисә кияүме?

– Бүгенге көндә Җырчы Җәкәү җортында балетмейстер булып эшлим, карьерам турында да уйлыйм. Ләкин һәрвакыт гаилә тормышын беренче урынга куям. Әгәр дә булачак ирең синең өчен терәк икән, кияүгә чыгып та карьераны төзеп була. Бер юнәлештә атласаң, уртак тел табу бигрәк тә җиңел булачак.

– Марина, конкурстан соң Казакова булырга өлгергәнсең. Һәр кыз тормышындагы дулкынландыргыч мизгел – яраткан кешесенең кияүгә чыгарга тәкъдим ясавыдыр. Тәкъдимне егетең ничек ясаган иде? Туегызда милли йолаларга урын бирелдеме?

– Булачак ирем белән тормыш буйлап бергә атларга теләвемне танышкан мәлебездә үк аңлаган идем... Ирем тәкъдимне Кырымның биек ноктасында – Караул-Оба тавының “Пик Космос” дигән урынында ясады. Соңрак туй көнебез билгеләнде. Туебыз керәшен йолалары, гадәтләре буенча, ике якта да үткәрелде. Керәшен җырулары да, такмаклар әйтеп биюләр дә тиешенчә булды. Бәлешне дә без җырлый-җырлый ачтык.

– Быел “Кряшен чибяре”ндә катнашучы кызларга нинди киңәшләр бирер идең?

– Беренчедән, регламентны истә тоту мөһим. Икенчедән, курку хисен җиңеп, сәхнәдә матур итеп чыгыш ясау зур роль уйный. Өченчедән, мин-минлекле, артык һавалы булырга ярамый, кызлар. Башка катнашучылар белән дустанә мөнәсәбәтне сакларга кирәк. Сәхнәдә үз халкыңның йола-гадәтләрен тамашачыга лаеклы итеп җиткерергә кирәк икәнен дә истә тоту зарур. Курыкмагыз, кыю булыгыз. Уңышлар, бары тик уңышлар телим!

 

Блиц-сораштыру

–  Яшәү девизың?

– Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала.

– Туып үскән җир – ...

– Ата-бабаларыбыздан килгән мирас.

– Яраткан җырың?

– Керәшен халык җырулары.

– Тормыш карурманнарда адаштырса...

– Кояшка карап юл сайла.

– Иң зур хыялың?

– Ирем белән картайган көнгә кадәр сөеп-сөелеп яшәү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев