Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марина Казакова-Тараканова – «Өметле яшьләр» номинациясе җиңүчесе

«Туганайлар» газетасы редакциясенең ВКонтактедагы төркемендә уздырган «Ел нәтиҗәләре-2022»нең тагын бер номинациясе – “Өметле яшьләр”.

“Өметле яшьләр” номинациясендә – 2022 елда керәшен этномәдәниятендә зур уңышка ирешкән һәм уңышлы проектлары булган яшьләрне барладык.

Әлбәттә, ел дәвамында актив яшьләребез шактый булды. Аларның һәрберсе игътибарга лаек. Шуңа "Туганайлар" редакциясенә алар арасыннан гомуми тавыш бирүгә ун кешене генә сайлап алу җиңел булмады. 

  1. Аида Сахарова – Питрәчтә туган; Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре, Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесенең урынбасары. “Айбагыр” этнолагереның педагог-оештыручысы. “Шәһәр үсеше белән идарә итү” программасы буенча Казан мэриясендә уңышлы стажировка үтте. Шунда яхшы күрсәткечләргә ирешеп, Мәскәү мэриясе идарәсе белән танышу мөмкинлеге дә алды.
  2. Виктор Япаев – Менделеевск районының Иске Гришкин авылында туган; Иске Гришкин мәдәният йорты директоры, Казан дәүләт культура институтында керәшен этнокультурасын саклау буенча диплом эшен язып, аны уңышлы яклады.
  3. Юлия Дувалова – Казанда туган; “КАН АВТО”да бүлек җитәкчесе булып эшли. “Кряшен чибяре” конкурсының башкарма директоры, “Айбагыр” этнолагереның смена начальнигы.
  4. Дмитрий Баранов – Алексеевск районының Кр.Баран авылында туган; Керәшен җыелма КВН командасының капитаны – татар КНВ лигасының быелгы сезонында команда беренче урын алды. Төрле мәдәни чараларда – алып баручы.
  5. Татьяна Ефремова – Яшел Үзән районының Осинова бистәсендә туган; җырчы, "Мирас" халыкара конкурс-фестиваленең Гран-при бүләген алды, Ваһапов фестивале оештырган “Яңа татар җыры-2” конкурсының лауреаты булды, “Үзгәреш җиле” фестивалендә катнашты.
  6. Павел Семенов – Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан; Казан дәүләт аграр университетының аспирантурасында укый. Керәшен тарихын өйрәнә, архивлардан мәгълүматлар эзли. Духовная семинариядә белем ала. “Казан шәһәренең Керәшен педтехникумы выпуснигы хатирәләре” һәм “Д.Г.Саврушевский шигыре җыентыгы” китапларының редакторы.
  7. Алексей Дмитриев – Кукмара районының Поршур авылыннан; Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе, “Җәшләр җәены” проекты авторы, “ТАRIH” заманча керәшен кием бренды авторы.
  8. Марина Казакова-Тараканова – Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан; Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология факультетын кызыл дипломга тәмамлады. Фәнни экспедицияләре вакытында туплаган материалларын “Мәлки керәшеннәренең музыкаль-поэтик традицияләре” дип аталган китапта бастырды.
  9. Кирилл Чернышов – Чистай районының Бахта авылында туган; Яр Чаллыда “Камаз” заводында инженер-конструктор булып эшли. Керәшен балалары өчен оештырылган “Айбагыр” этнолагереның вожатые.
  10. Вадим Шрыков – Мамадыш районының Юкәче авылында туган; Казан дәүләт энергетика университеты студенты, пародияләр ясау остасы, Данир Сабиров группасында чыгыш ясый.

Тавыш бирүдә 408 тавыш җыеп, Марина Казакова-Тараканова "Өметле яшьләр" номинациясенең җиңүчесе булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев