Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марина Казакова керәшен этнокультурасы буенча дәүләт имтиханнарын “5”легә тапшырды

Казан консерваториясе ел саен диярлек, керәшен этномәдәнияте белгечләре әзерләп чыгара

9 июнь көнне Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология факультетында дәүләт имтиханнары узды. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Марина Казакова (Тараканова) диплом эшендә Мәлки керәшеннәренең җыр үрнәкләрен өйрәнеп, экзаменицион комиссиягә югары дәрәҗәдәге хезмәтен тәкъдим итте. Дәүләт имтиханына быел Россия музыка белгече, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенең музыка теориясе кафедрасы мөдире, сәнгать белеме докторы Татьяна Науменко килде.

Татар музыкасы һәм этномузыкология факультеты халык иҗаты буенча уникаль белгечләр әзерли. Ел саен диярлек, консерватория керәшен этномәдәнияте буенча белгечләр әзерли. Казан консерваториясе студентлары ел саен керәшен авыллары буенча фольклор экспедицияләренә баралар, анда җирле халыктан уникаль фольклор материал җыялар. Студентлар бик сирәк һәм инде онытыла барган җыруларыбызны, көйләребезне яздырып алалар. Әлеге язмалар нигезендә алар үзләренең диплом эшләрен әзерлиләр.

“Димлом эшендә тәкъдим ителгән бу җыруларны мин Кайбыч районындагы 7 керәшен авылларыннан җыйдым. Бу – Олы Тәрбит, Мәлки, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Куш-Күл, Полевая Буа, Байморза авыллары. Экспедидиция вакытында бу авыллардан 100дән артык җыру яздырып алынды. Миңа үз киңәшләрен биреп, өйрәтеп торучы фән җитәкчем, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Лилия Сарваровага рәхмәтем чиксез”, – дип сөйләде Марина Казакова.  

Марина дәүләт имтиханын “5”ле билгесенә тапшырды. Имтиханда Марина Мәлки керәшеннәренең борынгы кием комплексында чыгыш ясады. "Өстемдәге күлмәкне Заппун әбием үзенә 8 яшь булганда теккән", - дип искәртте Марина. 

Фотолар: Культурный центр им. Я. Е. Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев