Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марина Карпова: "17 яшемдә "Пятницкий" хорында җырлый башладым"

Керәшен чибәре, Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова белән иҗат һәм гаилә тормышы турында сөйләштек әле

Керәшен чибәре, Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова Казан шәһәр филармониясендә эшли. Моңа кадәр ул 8 ел «Пятницкий» хоры солисткасы булган.

– Марина, сез кайсы як кызы?

– Мин – Башкортстаннанның Октябрьский шәһәрендә туып-үскәнмен. Ерак бабаларыбыз, Уралга барыр юлда, Татарстан чигендә төпләнеп калган. Әти-әнием исә, Бакалыда яши. Алар  белән мине күренмәс җепләр  бәйли. Туган якта гына  җаныма тынгы табам. Әти-әниемнең һәрчак ярдәм кулы сузасын беләм. Алар һәрчак мине үсендереп торды. Һәрвакыт: “Син булдырасың!” - дип әйтәләр иде. Абыемны да көчле рухлы, максатчан итеп тәрбияләделәр. Ул хәрби юнәлешне сайлады, өлкән офицер дәрәҗәсенә җитте. Әти-әнинең һәр киңәше аңа да тормышта ярдәм итте. Безнең әти гомере буе автобус йөртүчесе буып эшләде. Әнием балалар бакчасында пешекче иде. Гади кешеләр, йөрәкләре тулы наз, ярату аларның. Дөрес тәрбия бирүләренә чиксез рәхмәт! Хәзер алар лаеклы ялда инде. Булган тормышларына шөкер итеп яшәп яталар. Узган ел 4 декабрьдә 30 яшемә туры китереп концертымны куйган идем. Анда барлык  якын туганнарым килде. Быел да Казанда шушы вакытта җыелышырга дип планлаштырып торабыз.

– Кайчаннан җырлый башладыгыз?

– Кечкенәдән җырга-моңга гашыйк бала идем. Мәктәп елларында ук киләчәгемне җырчы һөнәре белән бәйләячәнемне аңладым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлауга музыка көллиятенең урыс бүлегенә укырга кердем. Халыкчан вокал юнәлешен сайладым. Әмма аның беренче курсын тәмамлауга  башка җиргә китәргә кирәклеген аңладым. Күңелемдә әллә кайчан Санкт-Петербург шәһәрендәге мәдәният һәм сәнгать институтының халыкчан вокал факультетын сайлап куйган идем. Ярдәм сорар кешеләрем булмагач, 16 яшемдә Питерны үземә яулыйсын аңладым. Теләгем чынга ашты – 8 бюджет урынының берсе минеке булды. Мин тырышып укыдым һәм максатларыма ирешә башладым. 2 курста инде «Пятницкий» хорында җырлый идем. Анда урнашу үзе бер вакыйга булды. Без аларның концертына барган идек. Соңыннан сәхнәгә мендем дә,  хор җитәкчесе Александра Андреевна Пермяковага: “Мин – Марина Карпова, миңа 17 яшь. Университетның икенче курсында укыйм. Сезнең хорда җырлыйсым килә”, - дидем. Ул мине администраторга җибәрде. Озак та үтми, мине тыңлап карарга чакырдылар. Ни диярләр дип көтеп торам. Алабыз дигән җавап килде. Әмма кышкы сессияне ябарга, 18 яшем тулгач кына килергә кирәклеген аңлатып кайтарып җибәрделәр. Шатлыгыма чик-чама юк иде. Мин Питерда, ә хор Мәскәүдә. Башта ике шәһәр арасында йөреп эшләдем. Аннары Мәскәүгә күчендем. Алар белән йөрмәгән җирем калмады. Әмма ничек итсәм иттем, төннәрен йокламадым, шөкер, укып бетерә алдым. Әлеге хорда эшләгәндә чит илгә чыгу өчен виза алып паспортымның битләре тулган иде.

– 8 ел эшләгән «Пятницкий» хорыннан  ни өчен китәргә туры килде? 

– Кияүгә чыктым, улыбыз Кузьма Мәскәүдә туды. Ул туганнан соң да хорда 3 ел эшләдем. Аннан иремә эше буенча Казанга күченергә туры килде. Язмыш кушуыдыр инде, монда күчкән без ирем белән аерылыштык. Ул Мәскәүгә китеп барды, без улым белән монда калдык. Казан миңа шулкадәр ошый. Эшемне яратам. Тормыш итәр өчен бик уңайлы, рәхәт шәһәр. Дусларым, якыннарым күп. Улым мәктәптә укый. Аңа да вакыт табам. Музыка мәктәбенә йөри, гармунда уйный. Йөзүгә дә өлгерә. Әлегә миңа Казанда бик ошый.  Монда барысы да янәшәдә генә. Каядыр китәсем килми. Әгәр китә калсам да, югалмамын кебек.

– Гореф-гадәтләрне, йолаларны саклыйсызмы?

–  Мин керәшен кызы булуым белән горурланам. Гореф-гадәтләребезне, йолаларны үтәргә тырышам.  Үзебезнең генә милли ризыкларыбыз бар.  Раштуа бәйрәмен көтеп алабыз.  Ул вакытта балаларыбыз өйдән-өйгә кереп бәйрәм белән котлап, кәнфит җыя. Бик күңелле бәйрәмгә әйләнә. Җәй җитүгә Питрауны көтә башлыйм. Улым бик теләп татарча укый. Якыннарым белән бергә җыелып, җырлап утырулардан да рәхәте юк. Гел бергә, тату яшәргә язсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА, "ВТ"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев