Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марина Дмитриевадан балан бәлеше рецепты

«Мин аны кукуруз крахмалы һәм балан повидлосы белән катнаштырдым»

Үземнең менә балан бәлешен күптән пешерәсем килеп йөри идем. Көз һәм кыш көннәрендә балан табуы кыен түгел бит. Күпләр аны катырып та куя. Агачларда да калдыралар. Базарларда да сатып алып була. Кыш көне баланның әчесе бетеп, хуш исле үзгә бер тәм керә аңа. Ә аның файдалы кыйммәтләре турында инде әйтеп тә торасы түгел, һәркайсыбыз белә булыр.

Балан бәлешен әче камырдан да, төче камырдан да пешерәләр. Ә эчлек өчен катырылган балан менә дигән булып чыкты. Мин аны кукуруз крахмалы һәм балан повидлосы белән катнаштырдым. Повидло желега әйләнеп, балан үзе бөтен килеш калды, шуңа күрә дә пешергәндә агып чыкмады. Оригиналь бу рецепт белән сезгә дә пешерергә тәкъдим итәм.

Кирәк:

(ике кечерәк яки бер зур бәлеш өчен)
* 500 г он;
* 1 аш кашыгы манный ярмасы;
* 6 г коры чүпрә;
* 1 аш кашыгы (30 г) песок;
* 1 чәй кашыгы (9 г) тоз;
* 200 мл сөт;
* 50 мл үсемлек мае;
* 30 г атланмай;
* 1 күкәй.

Эчлек өчен:
* бер литрлы банка катырылган балан;
* 500 мл балан повидлосы;
* 3 аш кашыгы өеп кукуруз крахмалы;
* 30 г атланмай.

Бәлешне майлар өчен:
* 1 күкәй.

Эш барышы:

1. Чүпрә, тоз, песок һәм 1 стакан онны бергә кушабыз.


2. Җылытылган сөткә үсемлек мае салабыз. Аны болгатып, чүпрә, тоз, песок һәм оннан барлыкка килгән катнашманы кушып җибәрәбез.


3. 1 аш кашыгы манный ярмасы өстибез. Нәкъ менә манный ярмасы бәлешне искертми.


4. Аннан, йомшаган бер чеметем май белән күкәйне күбекләндереп, булачак камырга өстибез.


5. Калган иләнгән онны да шунда салып бетереп, камыр басабыз. Басып бетергәч, камырны тирәнрәк савытка салып, өстен каплап, 2 сәгатькә җылырак урынга куеп торабыз.


6. Катырылган баланны ботакларыннан арындырып, кукуруз крахмалы белән катыштырабыз.


7. Камыр күпереп чыккач, аны икегә бүләбез. Бер өлешен үсемлек мае белән майланган табага салып, 0,5-1 см калынлыгында таба тирәли җәябез. Аннан повидлоның ярты өлешен салабыз.


8. Повидло өстенә әзерләнгән крахмаллы баланны тигез итеп җәябез.


9. Калган повидлоны салып бетереп, өстенә атланмай түшәп чыгабыз.


10. Камырның калган өлешен икегә бүлеп, юка гына итеп – 2 мм чамасы калынлыгында җәябез. Җәймәнең бер өлешен кырыйларына кадәр җитмичә, пычак белән кисәбез. Аннан ул җәймәне бөтен җәймә өстенә салып, икесе белән дә бәлеш өстен каплап, кырый-кырыйларын беркетәбез.


11. Өстәге җәймәне матур итеп бөреп, бизәкләр ясап куябыз.


12. Хәзер роза чәчәге ясап куябыз. Аның өчен уртада өч түгәрәк ясап, берсе өстенә берсен каплап, бөрәбез...



...ә уртадан кисеп алабыз. Ике роза чәчәге килеп чыкты.


13. Күкәйне күбекләндереп, бәлешнең өстен майлыйбыз. Духовканы 230 градуска кадәр җылытабыз. Ул 10-15 эчендә җылынып өлгерә.


14. Бәлешне духовкага урнаштырабыз. Ул 25-30 минут эчендә әзер була.

15. Чәй табынына балан бәлешен суынган килеш чыгарабыз.
Тәмле булсын!

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев