Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Маргарита Петрова: " Безнең казанышлар турында әле күп тапкырлар ишетерсез"

Ару гына торасызмы? Бу сорауга Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы “Сәяр” фольклор ансамбльленең солисты Маргарита Петрова җавап бирде

– Ару гына торабыз! Җөри Питравы тәэсирләре белән йөрибез әле.

Күптән түгел авылыбызда “Корман боткасы” дигән үзенчәлекле йола үткәрдек. Бу - Керәшен Сәрдәсе халкы өчен, hичшиксез, борынгы бабайлардан калган иң олы, иң зур хөрмәткә лаеклы гореф-гадәт. Бездә ул мәҗүсилек вакытыннан бирле сакланып калган. Бу көнне авыл халкы чишмә янына җыелды һәм без, барыбыз бергә ботка һәм йомырка тәбәсе пешердек. Шулай ук, чишмәгә тәңкәләр салдык, аның янына йомырка куйдык. Шул рәвешле, авыл халкы Ходай-Тәңредән яңгыр сорап табынды. 

Без күп җирләрдә булабыз, бигрәк тә республика чараларында катнашу бик ошый. Керәшеннәр турында башкаларның да белүләрен һәм яшьләренең үз гореф-гадәтләрен онытмауларын телибез. Хәзерге вакытта балаларга этно-культураны өйрәтәбез. Киләчәккә планнарыбыз – “халык ансамбле” исемен яклау. Шулай ук республика сәхнәләрендә чыгыш ясавыбызны дәвам итәргә дә планлаштырабыз. Мисал өчен, “Туым җондозы” конкурс-фестивалендә дә чыгыш ясарга хыялланабыз. Шуңа күрә, безнең казанышлар турында әле күп тапкырлар ишетерсез, дип уйлыйм.

Фото: Маргарита Петрованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев