Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыштан Нина Семенова югары дәүләт бүләгенә лаек булды

3 мартта Мамадыш районының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте алдынгылары слеты узды.

Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгының барлык тармаклары хезмәткәрләре катнашты.

Алар арасында карендәшебез Нина Семенова да бар.

Нина Александровна чыгышы белән Комазан Башыннан. 1994 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлап, Мамадыш спирт җитештерү заводына эшкә урнаша. Берөзлексез 29 ел шунда хезмәт итә. Әлеге слетта аңа Татарстанның атказанган азык-төлек промышленносте хезмәткәре исеме бирелде.

Бу хакта аның үзе белән дә сөйләштек:

 – Мин спирт заводында үз хезмәтемне ашлык чималы буенча инженер-лаборант буларак башлаган идем, эшли торгач, лаборатория җитәкчесе булдым һәм 16 ел шушы вазыйфаны башкарам. Бүген бирелгән бүләк белән горурланам. Эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күреп, зурлап бәяләгәндә күңелләр канатлана, хезмәткә дәрт тагын да арта.

Эштән тыш та тик тормаска тырышам, йолаларыбызны хөрмәт итеп яшим, буш вакытларымда “Карендәшләр” фольклор ансамбленә ярдәм итәм, чыгышларына әзрәк корректировкалар кертәбез, Шулай ук, илһам килгәндә шигырьләр дә язгалыйм”, –  диде ул.

Югары дәүләт бүләген Марат Әхмәтов тапшырган. Слетка районның “Карендәшләр” халык фольклор ансамбле дә чакырылган. Алар биеп-җырлап, килгән кунакларга әйбәт кәеф бүләк иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев