Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышта керәшен егете белән индонезияле кыз өйләнешкән

Мамадыш районының ЗАГСында, яшь парга, язылышканда тәрҗемәче ярдәм иткән

15 октябрь Мамадыш ЗАГСында Чия башы (Никифорово) авылы егете Эдуард Степанов һәм Индонезияле Мариса язылышканнар. Бу хакта "Нократ" газетасы хәбәр итә.

Пар Интернет аша танышкан һәм озак вакыт дәвамында аралашкан. Мариса күптән түгел генә Эдуардның туган ягына кайткан. Яшьләр озын-озак уйлап тормыйча, өйләнешеп, гаилә корырга уйлаганнар.

Язылышуны Мамадыш ЗАГСының җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова алып барган. Кәләш инглиз телен генә аңлаганга күрә, тантанага тәрҗемәче дә чакырганнар.

Чын мәхәббәт өчен сүзләр мөһим түгел, ул бер-береңнең күзләрендә чагыла – моңа ничә тапкыр инандык. Эдуард һәм Мариса, бәхетле булыгыз! – дип яшьләргә теләде ЗАГС хезмәткәрләре.

Яшь гаилә Казанга күченергә җыена.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев