Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышта чәчәк кибете тотучы Ирина Михайлова: «Ирем керсә, шундый-шундый букет җыеп бир», – дип алдан әйтеп куючылары да бар»

8 Март алдыннан чәчәк кибетләрендә иң матур бәйләмнәргә, чын-чынлап, “ау” башлана.

Башлар әйләнерлек хуш исле нәфис чәчәкләр сәүдәсенең үз нечкәлекләре дә җитәрлек. Ул хакта Мамадышта чәчәк кибете тотучы Ирина Михайловадан ишеттек.

“Чәчәкле” бизнес-леди

Ирина (фотода) үзе Мамадышның Чия башы (Никифорово) авылыннан. Казан кооператив техникумын тәмамлый. Биш елдан артык Мамадыштагы бер кафеда эшли, шул ук вакытта, “тәмле” букетлар да ясап сата. Шуннан соң, чәчәк кибетенә флорист булып урнаша. “Беренче мәлне читенрәк иде. Кеше карап торганда букет җыясың – каушата. Әкренләп өйрәндем”, – дип сөйли Ирина бу тармакка кереп китүе турында. Чәчәк кибете хуҗасы Иринага үз бизнесын сатып алырга тәкъдим итә. Ул ризалаша. Бераздан үзенә ярдәмче ала. Шулай итеп, өченче елын инде Ирина “чәчәкле” бизнеста “әйләнә”. Ә иң мөһиме, бу эш аның үзенә бик ошый.

Флорист булсаң...

Ирина фикеренчә, флористлыкка укып тору мәҗбүри түгел, фантазияңне һәм креативлыгыңны эшкә җигәргә кирәк. “Конкуренция көчле. Шуңа күрә төрле юллар белән үзебез турында белгертергә, бер урында таптанмыйча, үсәргә тырышабыз. Социаль челтәрләр белән дә эшлибез. Читтән карап торучылар бик җиңел эш дип уйлыйдыр, мөгаен. Тик чәчәкләрнең дә төрлесе була. Вакытында эшкәртергә, суыткычка куярга, суын алмаштырып торырга – һәрберсенең үз “таләп”ләре бар. Кайвакыт товар килә, араларында бозылган чәчәкләр була, аларын чүплеккә ташларга туры килә. Азык-төлек кебек вакытында сатып бетерергә дә кирәк”, – ди ул.

Бәйрәм рухы

“Киләсе 8 Мартка чәчәк сатучылар бу елның 9 мартында ук әзерләнә башлый” дигән сүзне ишеткәнегез бармы? Бу хак, чөнки нинди чәчәкләргә заказ бирәсе, аларны төрү өчен нинди тышлыклар һәм бизәкләр кайтартасы – барысын да алдан уйларга кирәк.

“Бәйрәм алдыннан үзебезгә тагын ярдәмчеләр алам. Тәүлегенә өч сәгать кенә йоклаган чаклар да була. Алдан заказ бирүчеләр бар. Оешмаларга да күпләп букет әзерлибез. 8 Март көнен инде әйтеп тә тормыйм.

Ә чәчәк кибетләре 8 Мартта еллык керемен эшли дигәннән, чыгымнары турында уйлап карыйк әле. Беренчедән, бүгенге көндә чәчәкләрнең үзкыйммәте артты, бик теләгән очракта да, 100 процент “накрутка” ясап булмый. Икенчедән, декор элементларын сатып аласың. Өченчедән, командага өстәмә эшчеләр аласың – аларны ашатырга, эчертергә, хезмәт хакы түләргә кирәк. Нәтиҗәдә, берничек тә еллык керем була алмый, әмма аз да түгел”, – дип, үз серләре белән ачыктан-ачык уртаклаша Ирина.

Ниндиләрен сайларга

Кием кебек үк, чәчәкләрнең дә модасы бар. Чәчәк бәйләме сайлаганда, Ирина кайбер нәрсәләргә игътибар бирергә киңәш итә.

Бүгенге көндә яшьләр арасындагы иң популяр чәчәкләр – гипсофила һәм альстромерия. Күп очракта төрле-төрле чәчәкләрдән торган букетлар да алалар.

“Кибеткә ир кеше керсә, гадәттә, ул роза һәм хризантема сорый. Ә без башта букетны бүләк итәргә җыенган кешенең яшен, аның ниндирәк төсләр яратканын сорашабыз. Модада, әлбәттә, зур букетлар. Урта һәм олы яшьтәгеләргә чәчәкләрнең озаграк саклана торганнарын җыябыз. Шулай ук, берәүләргә – ачык, башкасына нәфисрәк төсләр ошый. Букетның төргәгенә дә игътибар итәргә кирәк. Экономия ясыйсыгыз килсә, чәчәкне декор кәгазенә урарга кирәк. Алай эшләгәндә, букет зуррак күренә.

Кибеткә еш килүчеләрнең зәвыгын өйрәнеп бетердек инде. Әле хатын-кызлар арасында: “Минем ирем керсә, шундый-шундый букет җыеп бир”, – дип алдан әйтеп куючылары да бар, – дип көлә Ирина. – Ирләргә дә букет бирәләр. Этикет буенча, аларга кызыл, куе кызыл төстәге чәчәк сайларга кирәк”.

Сер сакларга

Кечкенә шәһәрләрдә чәчәк кибете тоту үтә дә кызыктыр инде ул. Кемдә нинди бәйрәм, кем кемгә чәчәк бүләк итәргә җыена – кайвакыт сер сакларга да туры киләдер… Юк инде, шаярам гына анысын.

Сөйгән ярларыгыз берсеннән-берсе матуррак чәчәкләр бүләк итсен. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә хуш исле чәчәкләргә күмелеп яшәгез. Ә Ирина кебек “чәчәкле” бизнес-ледиларга бу тыгыз көннәрдә армый-талмый эшләргә, ә аннан соң керемен саный-саный арырга язсын, дигән теләктә калабыз. А

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев