Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышта Владимир Васильевның Җиңү көненә багышланган концерты узган

Пушкин картасы белән керергә мөмкин булган концерт программасы мәктәп укучыларына бик ошаган

-Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильевның бу инициативасы бик сокландырды. Патриотик тәрбия бирүгә игътибар арткан бу заманда бу – бик кирәкле чара иде. Программа бик уйланылган. Аның шулай буласын алдан ук сизгән идем мин, чөнки Владимир Михайлович профессиональ җырчы гына түгел, тарихчы-педагог та. Һәрбер җырның тарихы турында кыскача мәгълүмат бирелде. Җыр башкарылганда арттагы экран нәфис, документаль фильмнардан өзекләр күрсәтеп торды, бу исә әсәрләрне тагын да тәэсирлерәк, үтемлерәк итте. "Поклонимся великим тем годам!" дип аталган концерт программасын Мария Черных алып барды. Җитдилеге, шул ук вакытта мөлаем булуы, гадилеге, аңлаешлы ачык сөйләме белән әсир итте ул. Мамадыш районы сугыш чоры тарихы да урын алган иде аның чыгышларында.
Сугышта ятып калган, илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән басып искә алдык. Җырчылар Дмитрий Босов, Сергей Беляков көчле тавышлары белән шаккатырды. Классик әсәрләр башкаручыларны телевизор экраннарыннан гына күрәбез бит без хәзер. Ә болар икенче: үз-үзләрен тотышы да, авыз ачып җырлаулары да, җитдилекләре дә, көчле тавышка ия булулары да. Чын профессионаллар дип кемнәргә әйтелгәнен аңлап һәм күреп кайттык, - дип хәбәр итә Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы Лидия Константинова.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев