Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш районының Колышчы авылында Мулимун бәйрәме узачак

Колышчыда быел Мулимун бәйрәме 4 июнь көнне уздырыла. Мулимун – "молебен" сүзеннән алынган

Мамадыш районындагы Колышчы авылы керәшеннәре үзләренең иң беренче җәйге бәйрәмнәреннән берсе булган Мулимунны билгеләп үтәчәкләр.  Элек Мулимун бәйрәме өч көн булган. Беренчесе – каршылау көне, ул көнне тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе – зиратка бару. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе – кунакларны озату.

Совет заманнары җиткәч, читтәгеләр авылга ял көнендә генә кайта алганнар. Шуңа бәйле рәвештә, бәйрәмне дә атна көнгә генә калдырганнар. “Чиркәү ачарга килгән өч батюшка да: "Сез инде алга таба дөрес иттереп уздырыгыз бәйрәмегезне. Чөнки атна көнне үлеләрне чиркәүләрдә искә алмыйлар, исәннәр өчен келәү була. Ә үлгәннәр, панихида, родительский день (чиркәү куйган 9 көн) көннәренең бөтенесе дә субботада үткәрелә. Сез дә Мулимуныгызны суббота көнгә көйләгез", - диделәр”, дип, язган иде этнограф Валентина Максимова. Халык башта ризасызлык белдерсә дә, инде менә алтынчы ел Колышчыда Мулимунны суббота көнне бәйрәм итәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев