Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш районының “Җиңгәчәйләр” коллективы турында кызыклы фактлар

Дүсмәт авылы “Җиңгәчәйләр” фольклор ансамбле 2015 елда В.П. Спиридонов тарафыннан оештырыла

Дүсмәт авылы “Җиңгәчәйләр” фольклор ансамбле 2015 елда В.П. Спиридонов тарафыннан оештырыла.

Бу вакытта клубта өлкәннәрдән торган “Туганайлар” фольклор ансамбле эшләп килә. В.П. Спиридонов Дүсмәт авылының җыр- моңга битараф булмаган хатын-кызларын, егетләрен берләштереп яңа фольклор ансамбль ачып җибәрә.

Ансамбльга 44 яшьтән 65 яшькәчә 11 кеше йөри: Спиридонов Виктор, Петрова Мария, Губина Рима, Исакова Елизавета, Федорова Раиля, Егорова Елизавета, Новикова Зоя, Степанова Анфиса, Васильева Александра, Иванова Светлана, Гурьянова Анастасия.

2017 елда коллективка “Халык ансамбле” исеме бирелә. Ансамбльнең йөзек кашы булып борыңгы, халык җырларын һәм йола, гореф-гадәтләрне саклап, киләсе буынга җиткерү тора. Дүсмәт мәдәният йортында үткәрелгән бер генә концерт та “Җиңгәчәйләр” фольклор ансамбле катнашыннан башка үтми.

Керәшеннәрдә ел фасылларына, табигать күренешләренә бәйле бәйрәмнәр бик кызыклы һәм күп. «Үтырмада», «Покрау», «Май чабу», «Нардуган», «Олы көн» (Пасха) һ.б. бәйрәмнәр белән кешеләрне бик теләп таныштырып баралар. Ансамбльга йөрүчеләрнең энтузиазмы,үҗәтлеге, кешеләргә керәшеннәрнең җырларының, биюләренең, уеннарының матурлыгын һәм күркәмлеген бүләк итү теләге - иҗат коллективын барлык район һәм республика, төбәк смотрларында һәм фестивальләрендә көтеп алынган иҗат коллективы булуын раслый.

“Җиңгәчәйләр” фольклор ансамбле каршында керәшеннәрнең “Тәңкәләр” балалар фольклор ансамбле төзелде. Ансамбль җитәкчесе Ахмадиева Зоя Васильевна, аккомпаниатор - Спиридонов Виктор Петрович. Бу ике коллективның да төп максаты – Мамадыш районының һәм туган авылларының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау булып тора.

Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев