Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш керәшеннәре турында кыскача мәгълүмат

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Мамадыш керәшеннәренең айлыгы бара

Мамадыш районы Татарстанда керәшеннәр күпләп төпләнеп яшәүче төбәкләрнең берсе санала. Биредәге керәшен халкын тарихчылар Казан арты керәшеннәре төркеменә кертәләр. Әлеге төркем чагыштырмача борынгырак булып исәпләнелә һәм, этнографлар фикеренчә, алар элек-электән шушы урыннарда яшәгән җирле халык булган.

Керәшеннәр Мамадыш районына караган 23 авылда һәм шулай ук Мамадыш шәһәренең үзендә күпләп гомер кичерәләр. Шул авылларның 19ы – чиста керәшен авыллары. Болар: Албай, Югары Әрнәш, Түбән Әрнәш, Зур Арташ, Урманчы, Владимир, Әҗмәк (Васильево), Дүсмәт, Комазан башы (Кряш-Ерыкса), Кряшен Пакшины, Җөри, Кумырык, Ылыя (Уткино), Колышчы, Чиябаш (Никифорово), Ташлыяр (Новое Мочалкино), Шәдче Башы (Старое Мочалкино), Юкәче, Тәкәрлек авыллары.

Мамадыш керәшеннәре арасында күп кенә данлыклы шәхесләр, дәүләт эшлеклеләре, ил батырлары, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр бар.

Илебезгә 5 батыр биргән Албай авылын гына алыйк:
Гражданнар сугышы герое – Домолазов Степан Васильевич;
Советлар Союзы геройлары – Максимов Иван Тихонович, Москвин Михаил Кириллович;
Россия герое – Смирнов Георгий Семёнович;
Социалистик хезмәт герое – Иванов Иван Захарович.

Беренче керәшен священнигы, керәшеннәр өчен беренче кириллица язулы татар алфавиты төзүче, Казан үзәк керәшен-татар мәктәбенә нигез салучыларның берсе отец Василий Тимофеев та Мамадыш керәшене. Ул 1836 елда Чиябаш авылында туа.

Республика керәшен оешмасы җитәкчесе, “Ак барс" холдинг компаниясе" генераль директоры Иван Михайлович Егоровның туган авылы Җөридә ел да дистәләрчә меңнәр кунаклар җыеп, бар керәшен халкын берләштереп, бөтен дөньяга танылу алган “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале уза.

Шулай ук Мамадыш төбәгеннән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Лена Григорьева, биюче Григорий Сергеев, “Туганайлар” газетасы баш мөхәррире Юлия Губина, Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле солистлары Ольга Бачкова, Регина Павлова, Снежана Абрамова, Александр Игнатьев һ.б.

Хәзерге вакытта Мамадыш районында 12 керәшен фольклор ансамбле эшли:

  •  “Җиңгәчәйләр” (Дүсмәт авылы),
  • "Тәңкәләр" (Дүсмәт авылы),(балалар фольклор ансамбле)
  • “Туганайлар” (Чия Башы авылы),
  • "Туганайлар" (Шәдче авылы),
  • “Талир тәңкә” (Владимир авылы),
  • “Карендәшләр" (Комазан Башы авылы),
  • “Кәсилә” (Берсут авылы),
  • “Көмеш тәңкә” (Җөри авылы),
  • “Көмеш тәңкәләр” (Албай авылы),
  • “Покрау” (Колышчы авылы),
  • “Урагай” (Мамадыш РДК),
  • "Карендәшләр" (Мамадыш РДК), (балалар фольклор ансамбле).

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев