Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш районының Дүсмәт авылы мәктәбендә Беренче кыңгырау чыңлады - фото, видео

57 миллионлык ремонттан соң, мәктәп кабат үз ишекләрен ачты.

Бүген “Туганайлар” газетасы журналистлары Мамадыш районының Дүсмәт авылында Белем бәйрәмендә булып кайтты.

Дүсмәт халкы өчен бу елгы 1 сентябрь гади генә түгел. 1985 елда үз ишекләрен ачкан мәктәпкә быел беренче тапкыр капиталь ремонт үткәрелде. 6 ай дигәндә, мәктәпнең нигезеннән алып, түшәменә кадәр — кыскасы, һәр почмагын яңартканнар. Төзүчеләр бригадасы белән беррәттән, дизайнер-проектировщик та үз өлешен кертеп, балаларга яңа уку елында гына түгел, озак вакыт дәвамында уңайлы һәм рәхәт булсын, дип тырышкан.

"Мәгарифне үстерү" федераль программасы кысаларында, Дүсмәт авылы мәктәбенә әлеге ремонт өчен 57,1 миллион акча бирелгән, шуның 11 миллионы яңа җиһаз, дидактик материаллар һәм техникага юнәлтелгән.

Без бик озак көттек әлеге үзгәрешне. Инде бүген шушы төзек, бар яктан да уңайлы булган бинада яңа уку елын башлыйбыз. Тәмамлыйсы эшләр бар әле, әлбәттә. Барыбызга да уңышлы уку елы телим, бәйрәм белән! - дип котлады һәм район, республика, ил җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде мәктәпнең директоры Илдар Рифатович Зиннуров.

Мәктәп якын-тирәдәге дүрт авыл балаларын җыя — Комазан Башы, Иске Комазан, Акман һәм Дүсмәтнең үзе.

Барысы бергә 36 бала белем ала, шуларның 4се — 1нче класска укырга килә быел. Коллективта 14 укытучы, барыбызның да югары белеме бар. Укытудан тыш, төрле түгәрәкләр алып барабыз. "Тәңкәләр" ансамбле дә гел бәйгеләргә йөреп, җиңүләр белән кайта. Быел яңа техника, җиһазлар кайткач, тагын да эш җиңеләеп китәр, - дип бүлеште мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Елена Петровна Егорова.

Чыннан да, мәктәп укучылары иҗади яктан сәләтле. Белем бәйрәменә дә зур концерт программасы – биюләр, җырлар, укытучыларына карата җылы сүзләр һәм шигырьләр әзерләгәннәр иде.

Белем бәйрәменә Мамадыш районының Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов килгән иде. Ул әлеге мәктәптә үзенең укыган елларын искә алып, укучыларга һәм укытучыларга җылы сүзләрен җиткерде. Быел районда шушындый зур ремонт 4 мәктәптә узган. Алга таба да мәктәпләрне төзекләндерү дәвам ителәчәге турында да искәртте ул.

Ниһаять, беренче кыңгырау чыңы астында, яңартылган мәктәпнең ишеге ачылды – кызыл тасма киселде. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр мәктәпкә агылып, түземсезлек белән чиста, матур кабинетларына килеп керде.

Бу көн, чыннан да, тарихта калырлык. Ә инде киләсе еллар Дүсмәт мәктәбе укучылары, укытучылары өчен куанычлы һәм рәхәт булсын, дигән теләктә калабыз.

Дүсмәт авылы мәктәбе турында тулырак киләсе – 8 сентябрь санында укый алырсыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дүсмәт