Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш районыннан «Җиңгәчәйләр» ансамбле мамаларыбыз, нәнәйләребезне котлый - видео

Бүген – иң җылы, иң якты бәйрәмнәрнең берсе.

Хөрмәтле мамаларны, нәнәйләрне бәйрәм белән котлыйбыз! Канатларыгыз каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәрегез сыгылып төшмәсен! Йөрәк җимешләрегез Сезне һәрвакыт кадерләсен, Сезгә бәхет кенә китерсен. 

Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан "Җиңгәчәйләр" фольклор ансамбле Әниләр көне белән котлап, "Җырлыйм әнием турында" җыры башкаралар. Тыңлап китик әле. 

Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк диеп,
Өйрәткән энесенә:
 
Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим
Мин, әнием, сиңа!
 
Җырны чишмәләр ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар:
 
Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр кояштай
Озын гомерле булсын!
 

Фотода Мамадыш районының Колышчы авылыннан Чебышевлар 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев