Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш районында узган педагогларның август киңәшмәсендә укытучыларны бүләкләделәр

23 августта Мамадыш районының мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды.

Анда мәгариф җитәкчеләре һәм ветераннары, тәрбиячеләр, педагоглар һәм яшь белгечләр катнашты. Ел саен уздырыла торган август очрашуы узган уку елына йомгак ясарга, килеп туган һәм хәл ителмәгән проблемалар буенча фикер алышырга, аларны хәл итү юлларын ачыкларга, шулай ук районда мәгариф тармагының киләчәк үсеше перспективаларын билгеләргә мөмкинлек бирә. 

Киңәшмәдә лаеклы ялга китүче укытучылар, хезмәт эшчәнлеген яңа гына башлаган яшь белгечләр хөрмәтләнде. Мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә бүләкләнүчеләр арасында карендәшләребез булуы аеруча сөенечле. Мамадыштан Вятскина Елизавета «Россия Федерациясенең Мактаулы мәгариф һәм тәрбия хезмәткәре» күкрәк билгесе, Шәдче авылы мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Гүзәл Шрыковага, Дүсмәт мәктәбе укытучысы Радик Семеновка, Мамадыш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәбендә эшләүче Галина Шәрифуллинага «Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» мактау билгесе бүләге тапшырылды.

Вятскина Елизавета

Гүзәл Шрыкова

Радик Семенов

Галина Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев