Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

6 метр биеклектәге Кар Бабай

Малмыжка авылында яшәүче Василий Архипов капка төбендә 6 метр биеклектәге 2 тонна кардан ясалган Кар бабай сыны ясаган

Кар бабайны 15 көндә ясыйлар. Василийга күршеләре, балалары булыша. – Кечкенәдән рәсем ясарга ярата идем. Моннан 5 ел элек Мамадышка барып, аның Яңа ел алдыннан матурлап бизәлгәнен күреп кайттым. Шуннан соң башыма нигә әле авылны да матурламаска дигән уй килде. Ул чакта ясаган Кар бабаем 2 метр гына иде. Елдан ел биеклек арта, – ди ул. – Сын ясауның бер авырлыгы да юк. Бар проблема кар җитмәүдә. Әгәр кар күп булса, Кар бабай да зуррак булыр иде. Олы гәүдәле булгач, башына чиләк урына табак, сәдәфләрне резина кисәкләре, борындагы кишерне самовар торбасы алыштырды. Авыл аша узучылар кереп фотога төшәләр. Кешегә ошагач, мин шат кына, ди Василий.
 

Мамадыш-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев