Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәс чишмәләрен «Көмеш чишмә» конкурсында тәкъдим иттеләр

Тукай районында халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан «Көмеш чишмә» конкурсы оештырылды.

Анда районның авыллары теләк белдереп, чишмәләрен тәкъдим итә ала. 

"Көмеш чишмә" эстафетасын Мәләкәслеләр дә алган. Шимбә көнне жюри членнары Мәләкәснең өч чишмәсен карарга килгән. 
Жюрины авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев каршы алган. Аннан, авыл китапханәсе җитәкчесе Лидия Фартдинова чишмәләрнең тарихы белән таныштырып узган.

"Питрау" халык фольклор ансамбле, Мәләкәснең ветераны Венера Гурьевна Вуклова истәлекләренә нигезләнеп төзелгән, "Чишмә янында" дигән җырлы-биюле театраль күренеш тәкъдим итте. 

Соңыннан, Мәләкәслеләр, Калинин авылы халкы белән берлектә, мул өстәл көйләп, балык шулпасы пешерде. 

Чара зур, матур бәйрәмгә әверелде. Жюри членнары уңай бәя бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев