Мәктәпкә – белем иленә - фото, видео
“Туганайлар” ел саен Белем бәйрәменең үзәгендә булырга тырыша – республиканың берәр авылына барып, укучыларның, укытучыларның хәл-әхвәлләрен, хис-кичерешләрен, уку елы яңалыкларын белеп кайта.
Көз календарьдәгечә килде быел. Инде җылы киемнәргә төренеп, салмак кына кызыл-сары яфраклы парк буйлап атлыйсы килә. Ә шулай да, 1 сентябрь иртәсе йомшак кояшы белән куандырып калды. Әйе, бәйрәм көне бит – нәниләр кабат мәктәп бусагасын атлап, яңа уку елына аяк басты.
“Туганайлар” ел саен Белем бәйрәменең үзәгендә булырга тырыша – республиканың берәр авылына барып, укучыларның, укытучыларның хәл-әхвәлләрен, хис-кичерешләрен, уку елы яңалыкларын белеп кайта. Быел да бәйрәм иртәсендә Мамадыш районының Дүсмәт авылы урта мәктәбенә юл тоттык.
Сабыр иткән – морадына җиткән
Дүсмәт авылын юкка гына сайламадык. Дөресрәге, кызыксыну йөзеннән – аның мәктәбенә быел 36 елга беренче тапкыр капиталь ремонт ясалды. Райондагы дүрт авылның мәктәбе “Мәгарифне үстерү” дигән федераль программага эләгеп, соңгы ярты елда өр-яңадан төзекләндерелде. Әле алга таба Мамадышның 10лап мәктәбе яңартылачак.
– Мәктәбебез 1986 елның 15 январендә ачылды. Шуннан бирле, үзебез косметик ремонт кына ясап тордык. Ниһаять, быел федераль программа буенча мәктәпне ремонтлауга 57,1 миллион акча бирелде, шуның 11 миллионы – җиһазлар һәм дидактик материаллар өчен. Мәктәптән бөтен әйберне яңадан ташыйсы булыр әле дип, саклап кына чыгарган идек, бер әйберне дә кире алып кермәдек. Бөтенләй яңарды мәктәп. Ашханәдәге савыт-сабага кадәр башкасы алынды. Үзебез ремонтка катышмадык, төзүчеләр артыннан калган чүп-чарны гына җыештырып тордык, – дип сөйләде директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Елена Егорова.
Мәктәпне бер әйләнеп чыктык, һәр кабинетына сугылдык. Чыннан да, фотоларда күргән иске Дүсмәт мәктәбенең әсәре дә калмаган инде монда. Зур-зур якты кабинетлар, интерактив такталар, рәсемнәр төшерелгән ачык сары төстәге диварлар, коридорда – теннис өстәле. Күзгә чалынган һәрбер нәрсә – яңа, хәтта пленкасын да кубарып өлгермәгәннәре бар.
– Ел саен ремонт сорап хатлар яздык. Республиканың төзекләндерелмәгән мәктәпләре исемлегенә без дә керә идек. Сабыр иткән – морадына җиткән, диләр бит. Шулай килеп чыкты да. Федераль программага эләгү отышлырак булды. Республиканыкына караганда, суммасы да артыграк.
Канализация, су үтә торган түшәм, идән, җылытмый торган җылыту системасы, фасад, янгын туктату системалары – барысы да яңабаштан җыелды дисәк тә була. Аларның һәрберсен аерым бригада эшләде. Технология дәресләре өчен мастерскойга – җайланмалар; җыр дәресенә – синтезатор белән аппаратура; ашханәгә – плитә, суыткыч, пар машиналары, ит һәм яшелчә турагыч; спортзалга – яңа инвентарь, душ кабинкалары, һәр балага аерым шкаф; һәр класска – проекторлар; химия һәм физика кабинетларына – лаборатор җайланмалары; ә информатика дәресендә рәхәтләнеп эшләү өчен сигез компьютер кайтты. Кыскасы, бар нәрсәбез дә булды, – дип барысы белән дә таныштырып чыкты мәктәп директоры Илдар Зиннуров.
Дүсмәт мәктәбендә барлыгы 36 бала укый. Монда күрше авыллардан килеп йөрүчеләр дә бар. Һәр иртә мәктәп автобусы Комазан Башы, Иске Комазан, Акманнан балаларны җыеп алып килә. Дәресләр беткәч, шулай ук, таратып куя. 36 баланы 14 укытучы укыта. Барысы да югары белемле һәм югары квалификацияле. Монда инглиз теленнән тыш, немец телен дә өйрәнәләр икән.
Ашату мәсьәләсенә килгәндә, Дүсмәт мәктәбе укучыларына ике тапкыр ашату каралган. Әле быел, яңа җиһазлар кайткач, дөрес туклану буенча рационны тагын да төрлеләндерергә, дип торалар.
Мәктәпкә техника һәм материаллар кайту уку-укыту процессына яңа мөмкинлекләр дә өстәр. Укудан тыш, Дүсмәт мәктәбе Россия мәгариф һәм фән министрлыгы башлап җибәргән дәүләткүләм “Школы министерства просвещения” дигән проектка кушылырга җыена. Аның кысаларында, мәктәптә, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән киңәшләшеп, балалар инициативасы үзәге ачылачак, ягъни берәр төрле юнәлештә эшли торган остаханә булдырылачак. Аннан тыш, мәктәптә спорт, социаль, фольклор һәм башка юнәлешләрдәге түгәрәкләр эшлиячәк.
Дүсмәт мәктәбе үзенең укучылары белән горурлана ала. Мәсәлән, узган уку елында ике егет 11 классны уңышлы тәмамлаган. Алар, бердәм дәүләт имтиханнарын республика күрсәткечләреннән дә югарырак биреп, университетның юридик факультетка кергәннәр. Директор әйтүенчә, бала саны аз булу бер дә начар түгел, чөнки укытучының игътибары һәр укучыга да җитә.
“Минем балага керәшен җыруы өйрәтмәгез диюче булмады”
Дүсмәт мәктәбендә милли тәрбиягә зур игътибар бирелә. Дөрес, монда керәшеннәр дә, татарлар да, урыслар да бар. Ләкин, укытучылары әйтмешли, алар кечкенәдән үк бер мохиттә кайнап үсәләр, шуңа бернинди бүленеш тә юк.
Мәктәп карамагындагы “Тәңкәләр” фольклор ансамбле дә шуның бер мисалы. Аны 2011 елда Зоя Әхмәдиева башлап җибәрә. Башта коллектив якын-тирәдә уза торган бәйгеләрдә, концертларда катнашып йөрсә, бүген инде аның республикада да беләләр.
– Бүгенге көндә без – 5 гран-при иясе. Республика һәм Россия күләмендә уза торган бәйгеләр белән генә чикләнмибез, халыкара конкурсларга чыгабыз. 2017 елда авылның “Җиңгәйчәләр” ансамбле җитәкчесе – Виктор Спиридонов безнең белән аккомпаниатор буларак эшли башлады. Үз баянчыбыз да булгач, чыгышларыбыз тагын да матураланып, ямьләнеп китте. Эшеңнең нәтиҗәсе булгач та, бик рәхәт. Быел үземә дәүләт бүләге – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен бирделәр, – ди Зоя Васильевна.
Ансамбльгә 14 бала йөри. Мәктәпнең үзендәге шикелле үк, “Тәңкәләр”дә – төрле авыл балалары. Репетицияләре, гадәттә, дәресләр беткәннән соң, я кичке якта уза. “Әти-әниләре караңгыда балаларын чыгарып җибәрергә курыкмыйлармы соң?” дип сорагач, “Алар инде күнекте – капка төбеннән алып китәбез, кире шунда ук китереп куябыз. Бик риза булып торалар. Минем балага керәшен җырулары өйрәтмәгез диюче дә булмады”, – дип җавап бирде җитәкче.
Иң мөһиме, балаларның ансамбльгә үзләре теләп йөрүе. 1нче класска укырга керү белән, җыру әйтү сәнгатенә өйрәнә башлаулары да бик яхшы. Яшь вакытта өйрәнгән шөгыль беркайчан да онытылмас. Аннан, сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсе үзеңне төрле яктан үстерергә дә ярдәм итә бит.
Кызыл тасма киселде – мәктәп ачылды
Әйтеп узганыбызча, 1 сентябрь Дүсмәт мәктәбе өчен икеләтә бәйрәм булды. Белем көненә килүче кунаклар да моны ассызыклап уздылар.
Чәчәк тоткан укучылар, бераз дулкынланган укытучылар, әти-әниләр, авыл халкы – барысы да бу көнне мәктәп ишегалдына җыелды. Традицион линейка укучыларның чыгышлары, килгән кунакларның котлау сүзләре белән үрелеп барды.
Белем бәйрәменә Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, 2005 елда шушы Дүсмәт мәктәбен тәмамлаган Олег Павлов та килгән иде.
– Дөресен генә әйткәндә, кыш көне директорыбыз Илдар Рифатович ремонт булачак дигәч, ышанмадым, чөнки өметләр күптән сүнә башлаган иде. Төзүчеләр килеп, түшәмнәрне сүтәргә тотынгач кына, чыннан да, күптәнге хыялның чынга ашуына ышандым. Инде бүген шушы эче дә, тышы да матур булган бинаның куанычын күрергә язсын. Укытучыларыгызны, әти-әниләрегезне шатландырып, яхшы билгеләргә генә укыгыз, – дип теләкләрен җиткерде ул.
Дүсмәт авылы җирлеге депутаты Рәмзия Галиева үзенең чыгышында муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановның да котлау сүзләрен җиткезде. Мәктәпнең ветеран укытучылары да үзләренең яхшы теләкләрен әйттеләр.
Тантана югары класс укучыларының 1нчегә килүчеләрне сәламәләве һәм символик Белем ачкычын тапшыруы белән дәвам итте. Быел Дүсмәт мәктәбенең иң нәни укучылары дүртәү – өч малай һәм бер кыз.
Әти-әниләр исеменнән дә котлау сүзләре әйтелде. Балаларга бүләкләр тапшырылды.
Ниһаять, беренче дәрескә чакырып яңгыраган кыңгырау чыңы астында, яңартылган мәктәпнең ишеге ачылды – кызыл тасма киселде. Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләрне чиста, матур кабинетлар каршылады. Җәй айларында укучылар сагынышканнар булса кирәк, һәрбер кабинеттан балаларның шау-гөр килүе ишетелеп торды…
Сливалары да үзгәреш көткән...
Мәктәптән чыгышлый, күзем бакчага төште. Ничә сутый булуын төгәл генә әйтеп бирә алмам, ләкин андагы муллыкка карап туймаслык. Кишере дә, бәрәңгесе дә, кәбестә белән помидоры да бар. Икенче башында слива, кара миләш куаклары һәм алмагачлар үсеп утыра.
“Тугыз ел слива чәчәк атмаган иде, быел, ниһаять, атты да, җимеш тә бирде,” – дип өстәп куйды директор. Символик килеп чыккан бу.
Дүсмәт мәктәбе бакчасында сливалар
Декоратив арбасы, коесы, беседкасы да бар. Җәен балалар белән укытучылар бергә эшләп, кышын уңышлары белән сыйланалар. Менә шундый бар яктан да уңган-булган икән Дүсмәт мәктәбе укучылары һәм укытучылары.
Инде хәзер чиста, матур, төзек бинаның игелеген күреп, әйбәт итеп укырга һәм укытырга язсын. Ә без хәбәрдә булыйк. Йә, кайсы мәктәпкә килик?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев