Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Макаров Сергей Степанович Владимир Путинның Тәбрикләү хаты белән бүләкләнде

20 сентябрь көнне Иске Карабаян авылында яшәүче карендәшебезгә 90 яшь тулды

Керәшен карендәшләребез яши торган авылга яки йортка килеп керсәң, үзеңне ниндидер бер бәйрәмгә килеп эләккән кебек хис итәсең. Аларга кунакчыллык, ихласлык, шат күңеллелек хас. Озын гомерле булуларының да сере шундадыр. Әйе, керәшен карендәшләребезгә әнә шундый үзенчәлеккә ия кавем. Бу үзенчәлек 20 сентябрь көнне 90 яшен тутырган Иске Карабаян авылында яшәүче Макаров Сергей Степановичка  искәрмә түгел.

Шушы уңайдан аны гомер бәйрәме белән, 21 сентябрь көнне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин һәм Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйниятов тәбрикләде.

Хезмәт ветеранына алар тарафыннан җылы теләкләр әйтелеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты, истәлек бүләге җылы юрган һәм чәчәкләр тапшырылды.

 

Фәнил Гаязов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев