Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Аланлы: Хәтта руль артында барганда да шигырьләр иҗат итәм

Татарстан китап нәшриятында яшь шагыйрә Людмила Аланлының "Күңелемә кояш элдем" дип исемләнгән китабы басылып чыкты.

"Шигырьләр җыентыгы ике бүлектән тора. Беренчесендә шигырьләр булса, икенче бүлегендә җыр текстлары урын алган. Араларында көйгә салынмаган шигырьләр дә, хәзерге вакытта көй иҗат ителә торганнары да бар. Шигырьләр җыентыгы күбрәк өлкән буын кешеләренә бара дип уйлыйм, гәрчә яшүсмерләр дә укый ала. Гомумән алганда, җыентыкта мәхәббәт темасы яктыртыла", - диде автор.
Китапның Тиражы - 1700 данә, ул киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. "Күңелемә кояш элдем" китабына ихлас, садә хисләргә бай лирик шигырьләр туплап бирелгән. Аны Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә һәм нәшриятның tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.
Автор "Татар-информ" хәбәрчесенә аңа язучылык сәләте кемнән күчкәнен, Язучылар берлегенә ничек "эләккәнен", киләчәктә балалар китабын чыгарырга теләвен сөйләп үтте.
- Шигырь язу сәләте каян килгән дип уйлыйсыз? Кайчаннан шигырь яза башладыгыз?
- Минем әбием шигырьләр язгалаган. Фәкать үзе өчен генә. Табигать күренешләре, тормыш турында иҗат иткән. Ә бабам яшь чагында гармунда уйнаган булган. Язучылык сәләте әбиемнән күчкән, дип уйлыйм.
- Шигырьләр үзеннән-үзе туамы?
- Шигырьләр минем күңелдә ниндидер тәэсир калдырган вакыйгадан соң языла, ә кайчакта кемнеңдер шигырьләр китабын укып утырган вакытта илһамланып китәм һәм алар нигезендә үземнең шигырем барлыкка килә. Кайсы шигырьдән туганын күрсәтеп, эпиграф итеп алам, аннан соң, табигать күренешләрен, табигатькә куанып-карап йөргән вакытта да туарга мөмкин. Ләкин шигырь язарга вакыт кирәк. Махсус, шигырь языйм әле, дип утырган вакытта да, хәтта руль артында барганда да иҗат итә алам!
- Сезгә махсус заказ буенча шигырь язарга кушканнары булдымы?
- Махсус заказ белән язылган шигырьләрем дә бар. Композиторлар мөрәҗәгать иткәне булды: Гүзәлия, Илнат Фәрхуллин, Айдар Әгъләмов, Хәмит Маткәримов, Гөлгенә Кәлимуллина. Гомумән алганда, Гөлгенә иҗатын башлап җибәргәндә, иң беренче булып минем шигырьләремә көйләр язды.
- Китап чыгарырга ярдәм итүче булдымы?
- Дөресен генә әйткәндә, "Күңелемә кояш элдем" дигән шигырьләр җыентыгы - Татарстан китап нәшриятында бушка чыккан китап булды. Монда, әлбәттә, Татарстан китап нәшриятына һәм Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимгә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Ул миңа Язучылар берлегенә керергә ярдәм итте. Шулай итеп, 2014 елдан башлап мин берлекнең әгъзасы булдым. Шул уңайдан, китап чыгарырга мөмкинлек тә туды.
- Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
- Планнар күп инде ул, теләкләрем зурдан. Китабым чыккач, алга таба киләсе китабыма материаллар җыя башлыйм, Алла боерса. Шулай ук, җырлар язу өстендә дә эшлим, аларның халык күңеленә керүен хыялланам. Балалар өчен китап һәм диск чыгару теләге дә бар.
Людмила Аланлы (Янеева) - Лениногорск районы Федотовка (Аланлык) авылында 1981 елның 6 июнендә дөньяга килгән. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Лениногорск педагогия училищесында укый. Аннан соң Казан дәүләт гуманитар педагогия университетының музыка факультетын тәмамлый.
Әлмәт шәһәрендә 2005 елдан бирле яши һәм иҗат итә. 2005-2009 елларда район мәдәният йортында эшли, 2009-2012 елларда "Нефтьче" мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе була.
2000 елда Лениногорск шәһәре типографиясендә "Беренче кар" исемле тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыга, 2009 елда "Рухият" рухи яңарыш фонды ярдәме белән "Бәхет телим сиңа" исемле китабы дөнья күрә.
2014 елда Язучылар Берлегенә әгъза итеп кабул ителә.
2014 елда, җырлар авторы буларак, "Болгар радиосы" милли музыка премиясе лауреаты була.
2016 елда Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты (Әлмәт шәһәре).
"Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев