Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Адамова: "Бу араларда борчылып алдык"

Ару гына торасызмы? Людмила Адамова, Тукай районы Мәләкәс авылы "Питрау" балалар фольклор коллективы җитәкчесе:

- Төрлечә була. Менә бу көннәрдә борчу белән яшибез әле. Безне, коллектив буларак, оештырган, эшләргә өйрәткән, дөньяга, зур сәхнәгә чыгарган, бергә җыйнап торган җитәкчебез, Тукай районы мәдәният бүлеге белгече Октябрина Федоровна Мәхмүтова эштән китеп барды. Яңа урынында уңышлар телибез, Ходай аңа яңа юлларын ачып торсын. Әниебезне югалткан, ятим калган кебек хисләр кичерәбез.

Ә болай, ел начар булмады үзе, бик зур уңышлар яуладык, оялмыйча, горурланып әйтәм. Мәдәният министрлыгыннан, яң яхшы культура учреждениесе исемен яулап, костюмнар тектерергә 100 меңлек грант алган идек. Әле күптән түгел генә, Халыклар бердәмлеге көнендә, "Образцовый коллектив" дип, Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан тагын 200 мең сумлык сертификат алдык. Балаларга бер кат костюмнар тектергән идек инде, менә кабат өс-баш яңартып йөрибез. Аяк киемнәре, чабаталар, малайларга эшләпәләр, җиләннәр кирәк. Балалар үсеп тора бит алар, костюмнарны да гел яңартып торасы. Шунысы яхшы, кечкенәләр белән костюм проблемасы юк. Зур семьядагы кебек инде, олыракларыныкы кечерәкләренә кала бара.

Ничә конкурс-фестивальдә лауреат, дипломант булганыбызны әйтә дә алмыйм, күп инде. Ел буе йөрдек, бармаган, катнашмаган җир калмады. Кайда булсак та, беренче өчлектә булдык. Бер гран-при да бар әле. Мәгариф министрлыгы уздырган "Без бергә" фестивалендә җиңү яулап, министрның үз кулыннан алдык.

Иң яхшының да бер кимчелеге була дигән кебек, күңелебез төшкән әйбер дә булды. Бер конкурста җиңеп, Мәскәүгә "Шәһәр көне"нә чакыру алган идек бит. Балаларны шунда алып барырга районда акча табылмады. Бик ашкынганнар иде, шатланганнар иде, югыйсә. Бала күңеле бит ул.

Хәзер менә "Туым жондозы" фестиваленә чакыру көтәбез. 10 еллыкны юбилей итеп уздырып, безне дә чакырсыннар иде, дип ел буе теләдем. Ишеттеләр, диярсең! Нәкъ шулай килеп чыкты! Бик барасыбыз килә. Безне шушы фестиваль дөньяга чыгарды. Аннан соң, балалар да үстеләр бит инде, быел 9 класста укыйлар. Икенче елга алар тарала башлый. Шуңа күрә дә, "Туым жондызы"на тулы составыбыз белән соңгы тапкыр килү безнең өчен бик мөһим.

Киләсе ел монысыннан да яхшырак булыр, дип көтәбез. Кече коллективыбыз да олыларның үкчәсенә басып килә. Тик алар башкачарак, анда малайлар. Яңача программа эшләргә булыр, дип торам. Ирләрчә, егетләрчә итеп. Ирләр коллективлары бик сирәк республикада, дефицит. Алла бирса, күрсәтербез әле үзебезне! Бөтен җирдә дә алтын баганаларыбыз, ирләр кирәк бит!

Үземә килгәндә, бары да яхшы, эшем белән бәхетлемен. Ашкынып барам, канәгатьләнү алып кайтам, нәтиҗәләр сөендерә. Ирем дә, кызларым да эшләп йөриләр, берсе үзем белән, фольклор коллективта. Улым гына, авариягә очрап, җәрәхәт алып, аягын имгәтте. Аның да эшләре алга таба. Бары да яхшы булыр, Ходай кушса. Дөньялар гына тыныч булсын. Барлык газета укучыларны якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев