Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Адамова : “Беркайчан да салма беләзегеңне", дигәннәрен онытмыйм”

Бу беләзек турында безгә Тукай районының Мәләкәс авылыннан Людмила Адамова сөйләде

Беләзеккә ничә ел икәнен төгәл әйтә алмый, бик борынгы инде ул. Аны әбисенең әбисенә, 16 яшенә бүләк итеп, әтисе тәңкәләрдән ясаткан. Әбисе сөйләве буенча, элек каяндыр килеп, авылдан-авылга йөрүче осталар шундый затлы бизәнү әйберләре ясап бирә торган булганнар.
"Мин аны яшьтән үк, бер дә салмыйча киям.Үлкә әбием 100 яшенә кадәр яшәде. “Бәхетле кеше бәйрәмдә туа, изге кеше бәйрәмдә чын дөньяга күчә”, дигән әйтем бар. Әбием Казанскийда туган, Покрауда бу дөньядан китте, – дип үзенең хатирәләре белән уртаклашуны дәвам итте Людмила Адамова. – Ул нәселдән-нәселгә күчә торган беләзеген миңа биреп калдырды. Үзенә әбисеннән калган. Мин аны кече кызымның кызына калдырырга тиешмен. Университетта укыганда укытучыбыз, язучы Мөхәммәт Мәһдиев тә бу беләзеккә игьтибар иткән иде. Каян алуым хакында сорашты. “Беркайчан да салма беләзегеңне, ул сине чирдән, явыз күздән саклаячак”, – дигәне гел истә.
Шулай ук, миндә әбисе Ольга Аксеновнадан калган сүрәкә дә саклана. Анысын да 16 яшендә, аңа кияүгә чыкканда кидергәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев