Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Абрамова Камал театрының данлыклы «Зәңгәр шәл» спектаклендә уйнады

Россиядә профессиональ булмаган актёрларга зур сәхнәдә, спектакльдә уйнарга мөмкинлек бирүче «Халык театры» бөтенроссия талантлар бәйгесе оештырылган

Кастинглар Казанда һәм Архангельск, Кемерово, Новосибирск, Ставрополь, Калининград, Элиста, Волгоград кебек шәһәрләрендә узган. Бу турыда "Интертат"  яза.

Казанда ике көнгә сузылган тыңлаулар нәтиҗәсендә 3 актёр сайланып алынган. Алар, 5 декабрь көнне, данлыклы "Зәңгәр шәл" спектаклендә уйнаганнар. Шуларның берсе - карендәшебез Казан шәһәрендәге 23нче лицейда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Абрамова. Ул спектакльдә Гөлҗамал әби образын тудырган.

"- Язмыш дигәне әллә ниләр майтарып куя инде ул шулай кайчак. Кайлардан Камал сәхнәсенә барып эләккәнмендер, белмим. Җырлаштырып, шигырьләр укыштырып йөри идем, „Зәңгәр шәл"дә уйнармын дип уйламаган да идем. Сәхнә рәхәт инде ул, ни диим. Мин тудырырга тиешле образ җиңел туды. Матур образ. Үзенчәлекле образ, - дип сөйләде Людмила Абрамова.

Аны Камал актёрларыннан аера торган да түгел. Чын. Никләр актёрлыкка китмәдегез икән соң Сез заманында, Людмила ханым?", - дип яза "Интертат" журналисты.

Автор: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев