Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Любовь Кудряшова: “Мин – бәхетле укытучы”

Сәвәләй авылы мәктәбенең математика укытучысы Любовь Кудряшова яраткан хезмәтенә, балаларга 35 ел гомерен багышлаган

Табигатьтә алтын көз хакимлек итә. Лепер-лепер җиргә коелган алтынсу-сары яфраклар кешеләрнең уй-хыялларын белергә теләгәндәй аякларга сарыла. Шушы алтын көзләрдә укытучылар да үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Укытучылар көне Сәвәләй мәктәбенең математика укытучысы Любовь Кудряшова  өчен икеләтә шатлыклы. Тиздән ул  60 яшьлек юбилеен билгеләп узачак.

Любовь Ивановна 1985 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Сәвәләй авылына математика укытучысы булып кайта. Кияүгә чыга һәм  авылда яшәп кала.

“Әй, авыл, син мең шәһәрдән, мең кабат ямьле вә хуш…” дип, авыл мәктәбенә эшкә кайтканына инде 35 ел вакыт узып та киткән. Язмыш алдыма нинди генә киртәләр китереп куйса да, аларны җимерә-җимерә укытучы һөнәренә тугры кала бирә Любовь Ивановна.

Укытучы эше җиңел түгел, һәрвакыт яңалыкларны күзәтеп, өйрәнеп барырга, үз дәресләреңдә кулланып карарга, уңышлы дип тапканнарын кулланылышка кертергә кирәк. Борынгы грек философы Гераклит: "Барысы да агып тора, барысы да үзгәреп тора", - дигән. Заман үзгәргән саен мәктәп тә, мәктәп тормышы да, укучылар да, укытучылар да үсеш-үзгәреш кичерә.  Балаларда үз предметыңа карата кызыксыну уятыйм дисәң, информацион-коммуникатив технологияларне да актив куллану мәҗбүри.

-Бүгенге көндә мин бәхетле укытучы, чөнки тормышта үземнең урынны дөрес билгеләдем, үземне яраткан хезмәтемә - яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Укучыларым белән аралашу миңа чиксез шатлык, рәхәтлек китерә. Укучыларымны чын шәхес итеп тәрбияләү - минем максатым. Дөрес, математика серләренә төшенү   барлык балага да  “5”кә бирелми. Математика - авыр фәннәрнең берсе. Чөнки ул һәркемгә дә җиңел бирелми. Укытучының эше балаларга белем бирү генә түгел, укучыга тормышта дөрес юл табарга да, әдәпле, тыйнак, кешелекле, саф күңелле, инсафлы, шәфкатьле, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтүдә дә чагыла, ди Любовь Ивановна.

Укучылары кебек үзе дә төрле бәйге-конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашырга тырыша. Бүгенге көндә авыл һәм шәһәр мәктәпләре арасында бернинди дә аерма юк. Җиң сызганып, бөтен көчеңне куеп эшлә генә. Укытучының иҗади үсешенә китерә торган шартларны да дәүләте даими кайгыртып тора, төрле грантлар булдырды. Любовь Кудряшова  Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү стратегиясен тормышка ашыру кысаларында 2012 елда «Безнең иң яхшы укытучы» гранты җиңүчесе булды, күптөрле Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев