Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Любовь Исакова: Фельдшер Галина Даниловага, табибларга рәхмәт

Сарсаз-Багражда яшәүче ирле-хатынлы Любовь һәм Николай Исаковлар бу җәйдә вируслы пневмония белән авырганнар. Алар авырган вакытында кемнәр ярдәм иткәнлеге турында сөйләделәр

61 яшьлек Николай Исаков агымдагы елның июнь аенда үзен начар хис итә башлый. Хәле турында ул беркемгә дә сөйләми һәм гадәти тормыш белән яшәүне дәвам итә.

- Башта тән температурасы 37 градус торды. Мин аңа әһәмият бирмәдем. Тик акрынлап сулыш алу авырлашты, ютәл төште. Мин шундый кеше, эшләмичә тора алмыйм. Ә бу вакытта эш эшләү түгел, йөрүе дә авыр булды, - ди Николай Иванович.

Иренең хәлен күреп, хатыны Любовь аны табибка күренергә күндерә. Исаковларның Чаллы һәм Зәй пропискасы булу сәбәпле, алар Чаллы табибларына мөрәҗәгать иткәләр.

- Ирем берничә мәртәбә Чаллыда терапевтта булды. Ул аңа диагноз куя алмады. Аңа неврологка мөрәҗәгать итәргә куштылар. Ә невролог исә син минем авыру түгел, дип кенә чыгарды. Иремә табибка керү өчен күпме вакыт авыр хәлдә озын чиратларда көтеп утырырга туры килде. Нәтиҗәдә, табибка чираттагы визитыннан соң, аңа уколлар яздылар һәм уколны авыл участок фельдшеры Галина Данилова ясый башлады, - ди Любовь.

Галина Данилова күп еллар Сарсаз-Баграж фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер булып эшли. Николай Исаковка укол ясаганда ул анда гади генә авыру түгел икәнлегенә шикләнә.

 


- Синдә коронавирус түгелме икән, билгеләре шундыйрак. Температураң югары, диде. Фельдшер тәүлек дәвамында аның хәле турында белешеп торды, ә икенче көнне ашыгыч ярдәм машинасы белән иремне район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә озатты. Чыннан да, вакытны сузарга ярамаганлыкны соңыннан гына аңладык. Дәваханәдә Николайның үпкәсенең ике ягы да 50 процент зарарлануы ачыкланды. Бераз соңрак үзем дә авырдым. Табиблар үпкәм 20 процент зарарланган, диделәр. Әмма мин өйдә дәваландым, - ди Любовь Исакова.

Бу пар сәламәтлекләренә битараф түгел. Ел саен гриппка каршы прививкалар ясатуларын әйттеләр. Тик covid-19дан вакцина ясатырга өлгермәгән булганнар.
- Мин бик авыр хәлдә идем. Стационарда медицина хезмәткәрләре тырышлыгы белән үлемнән калдым. Йогышлы авырулар бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллин көн саен хәлемне белешеп торды, шәфкать туташлары тәүлек буе тиешле процедураларны башкардылар. Мин аларның йөзләрен күрмәдем, ләкин аларның барысына да зур рәхмәтлемен. Йогышлы авырулар бүлегендә 11 көн яттым. Аннан өйдә дәвалануны өйдә дәвам иттем. Әлегә кадәр авыру нәтиҗәләрен сизәм: тиз хәрәкәтләнә алмыйм, аз гына йөкләнеш булса да, көчем бетә, арыйм, - ди Николай Исаков.

Декабрь аенда аларның икесенә дә коронавируска каршы вакцинация ясатырга киңәш ителгән.

- Һичшиксез, прививка ясатачакбыз. Мин хәтта бу турыда барлык туганнарым һәм танышларыма әйтеп чыктым. Прививка гына безне коткарачак, - ди Исаковлар.

- Барлык табибларга, аеруча, фельдшерыбыз Галина Даниловага зур рәхмәт әйтәсем килә. Әгәр ул булмаса, без табиблар буенча күпме вакыт йөргән булыр идек, - ди Любовь Исакова.

Хәзерге вакытта районда коронавирус һәм гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Табиблар рекомендациясе буенча, бу прививкалар арасында кимендә бер ай интервал булу кирәк

Автор фотолары.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев