Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуар: "Кибәч зиратындагы язулар аеруча тетрәндерде"

Ару гына торасызмы? Бу сорауга шагыйрә Луиза Янсуар җавап бирде

Луиза ЯНСУАР, шагыйрә:
- Хәлләр әйбәт кенә, шөкер. Җәй режимында: эш, өй, бакча, табигать, сәяхәтләр. Гәрчә җәй бик елмаеп,
балкып тормаса да. Яңа гына Төркиядән кайтып төштек, Казанга җәйгә кайтырбыз, дигән идек, юк икән әле – җәйне кичектергәннәр булып чыкты.

Сәяхәттән кайткач, ике яктагы да (әниемнең авылы Янсуардагы һәм әтиемнең авылы Кибәчтәге) зиратларны чистартып, каберләрне хәстәрләп килдек. Кибәч зиратында бер язу бар: “Без сезнең шикелле идек. Сез безнең шикелле булырсыз” диелгән анда. Моңа кадәр дә ул язуга гел игътибар биреп уза идем. Бу юлы ничектер аеруча тетрәндерде. Уйландырды. Авылдагы нигезләр, тамырлар,
алардан аерылып баруыбыз турында.

Уйландырган, борчыган мәсьәләләр, исәпли башласаң, күп инде. Менә, Казанга Гүзәл Яхина килеп, яңа китабын тәкъдир иткәндә, безнең җәмәгатьчелек “кайнап” чыкты: маңкорт ул, сатлык, аны Мәскәү күтәреп алып, татарга каршы хезмәт итәргә котырта, диеп. Үзебезнең тарлыгыбыз, ваклыгыбыз өчен
оялдым шул чакта. Һәм тагын бер тапкыр Гүзәлнең тырышлыгына (ә ул архивларда утыра, эзләнә, бөртекләп мәгълүмат туплый, тәнкыйтькә-фәләнгә исе китеп утырмый, үз эшен эшли), әдәплелегенә сокландым. Без күбрәк кычкырып, лаф орып йөрибез, бездә шалтырап йөрүчеләрне күрәләр дә. Ә иҗат кешесе ул шалтыравык түгел. Утыр да яз, сиңа бит берәү дә комачауламый.

Икенче мәсьәлә – татар телендә укый торган аудитория көннән-көн кими бара. Минем иҗатташ дусларым арасында бу сорау күпләрне борчый: “Минем әдәбиятым, ярый әле, бүген ничәдер йөз, мең кешегә кирәк тә булсын, ә иртәгә ул кемгә дә булса кирәк булырмы?!” Әлбәттә, бу сорау Татарстандагы тел белән бәйле вазгыятькә барып тоташа.

Әмма башны тотып кайгырып утыру көлке булыр иде. Җәйгә дә, көзгә дә планнар бар. “Калеб” яшьләр җыены белән бергәләп эшлисе эшләр дә, шәхси үземнең иҗатыма бәйлеләре дә. Әлегә аларны кычкырып әйтәсе килми, йә күз тияр! (Шаярам, әлбәттә, алдан кычкырып куярга яратмыйм, эшләнгәч, күренер).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев