Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуар: "Безнең милләт үзенекеләрнең башына сугарга ярата. Ә читтә танылып, үзебезгә кайткан милләттәшләрне соңыннан күккә чөябез"

Луиза Янсуар — кечкенә чагыннан ук үзен талантлы итеп таныткан шагыйрь

"Кечкенә чакта язучыларны идеаль затлар, хәтта ки Олимп тавындагы Аллалар рәвешендә кабул итә идем. Теге зәңгәр тышлы дәфтәрдәге шигырьләрем «Күзен ача умырзая» исемле китап булып чыккач, Язучылар берлеге каршындагы шигърият остаханәсендә аны тикшерделәр. Ул чакта университетның беренче курсында укый идем. Рәдиф Гаташ, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Мансур Вәли-Барҗылы, Нәҗибә Сафина бар иде анда... «Үзебезнең арадан иҗатчының чыкканын күптән көттек», - диде үзе дә керәшен булган шагыйрь Гәрәй Рәхим. Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләм: «Керәшеннәрдә борынгы төрки телнең тәме, образлылыгы сакланган. Киләчәктә шуны синең иҗатыңда да күрергә теләр идек», - диделәр.

Безнең милләт үзенекеләрнең башына сугарга ярата. Ә читтә танылып, үзебезгә кайткан милләттәшләрне соңыннан күккә чөябез. Айдан Шенерның да («Королек - птичка певчая» сериалы йолдызы. - авт.) татар тамырлары бар, дип, сөенечтән үрле-кыр­лы сикерергә әзербез. Быел «Зөләйха күзләрен ача» китабы белән әдәбият дөньясын шаулаткан Гүзәл Яхинага да караш ике яклы: кемдер, әсәрдә татар колоритын тасвирлый, дип сөенә, ә кемдер, яһүдләргә сатылган инде, яһүдләр аны романында татарларны пычрата торган әйберләр булганга күтәреп алгандыр, ди. Керәшен икәнлегемне һәм керәшеннәрнең кем икәнлеген тәфсилләп аңлатырга маташкан, йөземә бәреп әйткән, син безне дә, заманында сатылып чукынганнар сыман, сатарсың инде, дип әйтүчеләр дә бар. Бу - әдәп, дәрәҗәбезнең нинди югарылыкта торуын күрсәтә торган күңелсез фактор.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең милләт үзенекеләрнең башына сугарга ярата. Ә читтә танылып, үзебезгә кайткан милләттәшләрне соңыннан күккә чөябез" (Луиза Янсуар) Афэрин, Луиза!!! Кыю фикер!