Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Әллүки”не җырлаганда еладылар

Начар якларның да яхшы ягын табучылар бар. Шундый шәхесләрнең берсе - Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев. Сирәк очрый торган җылы тавыш, искиткеч тенор диләр аның хакында. Мондый талант белән югарыдан торып сөйләшсә дә кабул ителер иде. Ә ул гадилеге, ихласлыгы, авыл иркенлеген онытмавы белән тагын бер тетрәндерә. Тукайның рухташы икән...

- Георгий абый, Сезгә авылда ничек дип дәшәләр?


- Түти кечкенә чагымда Гүрги дип йөртә иде. Бүген мин авылдашлар өчен Георгий. Ә менә Володя Васильев Җөрги дәдәй дип дәшә. Клара Булатова өчен - Гурий. Якын итеп әйтсәләр, ничек дәшсәләр дә ярый.


- Туган авылыгыз ни хәлдә?


- Авылның хәле алып мактарлык та, салып таптарлык та түгел. Нишлисең, без кечкенә чактагы кебек түгел шул инде хәзер. Ул вакытта ике йөздән артык хуҗалык, сигез йөз тирәсе халкы бар иде. Бүген ике йөздән артык кеше. Юлларына асфальт түшә­гәч, кайтучылар кү­бәйде. Менә анысы сөен­дерә. Үзе­безнең дә нигез исән. Анда абый яши. Үзе­мә дә күршедән генә йорт сатып алдым. Икенче абыем да безнең тирәдән йорт алды. Өч бертуган янәшә яшәп ятабыз шулай.


- Шәһәрдә торып, авылга карап шөкер итәсез алайса?


- Ә миңа шәһәрдә вакытлыча гына торам кебек тоела. Монда ел фасылларын да тоеп булмый бит. Табигатьтәге үзгәрешләр пәрдә артындагы кебек янымнан үтә дә китә. Ә авылда икенче! Кыш көне, мәсәлән, авылда йө­рәк җилкенер­лек, дулкынландыргыч мизгелләр була. Кеч­кенәдән бураннарны яратам. Әни, мондый көнне эт тә йөрми дип сүгә иде, ә мин биш-алты яшьлек чагымнан ук урамга, бөдрә талларны карарга чыгып китә идем. Әни, шыңгырдама, дип битәрли-битәрли, мине шакмаклы шәленә төрә. И, аптырый идем, нинди сүз икән бу дип. Безнең өйдә шуннан да зуррак битәрләү сүзе ишетелмәде. Ар­миягә баргач, егетләрнең ике сүзнең беренә сү­генү сүзе кыстырганнарын ишет­кәч, карале, шундый оятсыз сүзне гадәти кебек әйтәләр дип, беренче мәл­ләрдә аптырабрак йөрдем.

Буранның күз ачкысыз зил­зиләсен яратам. Аның сине очыртып алып китәргә телә­гәндәй бө­тереп-бөтереп алулары! Андагы кичерешләрне әйтеп аңлатырга сүзләр дә аз бит. Бөдрә талларның чемнәре сына да карга кадалып кала. Аларны карап тору да ниндидер бер ләззәт бирә. Хәзер ул таллар да юк инде...

Балачакта башка җиргә кү­ченү дә минем өчен бик авыр булды. Монда бит менә дигән коесы, ерак түгел мүкле күле, бакча буйлап менгәч Чыршы-елга ди­гән урын. Аннан Сәрки Питерләр бакчасы, аннан менгәч Күчтура сукмагы дигән җир, ташлы тау... Ләкин кү­ченми хәл юк, монда җир ки­шәрлеге бик кечкенә иде. Шул ук Владимир авылы (Мамадыш районы) булса да, туган нигездән аерылып китү җиңел булмады, бик каты елаганымны хә­терлим. Әти әл­кәли-әлкәли, әйдәле, алмагачларны карап меник дип юмалап алып китә иде. Ә менә абый яңа урынга бик озак ияләшә алмады. Көндез ихатада эшләп йөри, йокларга үз нигезе­безгә кайтып китә иде.


- Сүзне кыш белән башладык, бу - яраткан ел фасылы бугай?


- Мин табигатьнең бөтен фасылын да яратам. Көзнең, мәсәлән, тоташ яңгыр яуган вакытын үз итәм. Шул чакны елга буена барып, күзәтеп торудан да рәхәте юк. Әрекмән яфрагын гына күтәреп кара: анда үзгә дөнья, сихрилек. Җиргә коелган яфрак исе башны әйләндерә. Яз җитүен белдереп карның челтәрләнүе - үзе бер матурлык. Юлда чанадан төшеп калган саламнар күренә башлый. Тирес җылынып, пар бөрки. Яшәү исе тарала. Студент чакта Фердинант Сәлахов белән Пионер урамындагы тулай торак ашханәсенә йөри торган идек. Бер ишегалды турысыннан узып барганда, икебез дә кисәк туктап калдык. Авыл исе килә! Карасак, бер сарай каршына тирес чыгарып өеп куйганнар.

Җәй - үзе бер ямь. Май аеннан чәчәк исе белән башлана, печән исенә әйләнә, аннары башак исе... Арышның серкә очырганын үз гомеремдә бер мәртәбә генә күр­дем. Ул үзе бер гаҗәп! Дәдәй белән мотоциклда печән чабарга барабыз. Бер мәлне кыр өстендә болыт кебек нәрсә күтәрелде. Черкиләр өере дисәм, арыш серкә очыра икән. Ул үзе баллы була икән.


- Үземне белгәннән бирле җырлыйм дисез. Нинди җыр­лар җырлап үстегез?


- Нәрсә күрәм - шуны җырлап бирә идем. Әни, җырлаганда сине аңлавы ансатрак, ди торган иде. Күрәсең, авазларны ачыграк әйт­кәнмендер. Аннары нинди җыр ишетәм, шуны җырладым. Кечкенә генә өебезгә ничек шул­хәтле халык сыйгандыр - бездән кеше өзелеп тормый иде. Ул җыру дисеңме, әкият, мистика сөйләү - бар да бар иде. Абыйлардан "Тә­рәзә төбеңнән, ай, гөлем югал­ды"ны отып алдым. "Бөдрә тал" - хәзер инде аны беркем дә җыр­ламый, "Тау башында тора ялгыз кабер" (Фатих Кәрим сүзләре) - яраткан җырларым булды. Ке­рәшен җырларында үстем, алар тәэсирендә тәрбияләндем. Аларга туганлык, Ватанны ярату хисләре салынган иде. Гореф-гадәт, йола, җыр әйтеш, уеннар - Сабантуйда. Ул бездә 4-5 көн буе бара. Хәзер генә ул, сәгать 11дә башлана дип язсалар, төштән соң да кеше җыелмый. Ул вакытта, унда башлана дип сөрән салсалар, иртәнге тугыздан мәйдан тирәсе гөр килә иде. Милли киемнәр киелә, тәң­кәләр тагыла, түгәрәк уен вакытларында ул үзе бер музыка булып, зыңлап тора. Мәйданда алдан солдат батыры калу өчен кө­рә­шәләр. Аннары печән батырын, соңыннан авыл батырын ачыклыйлар. Инде батырлар ачыкланып беткәч тә, мәктәп янындагы мәйданда тү­гәрәк уеннар атна-ун көн бара әле.

Авыл халкына сокланам. Ул киң күңеллеген, ихласлыгын югалт­мый. Өченче ел авылда янгын чыкты. Бил тиңентен генә буйлы балаларга кадәр су ташыды, күрше йортларга ут кабарга ирек бир­мәделәр. Ике пуҗым янды, калганнары исән калды. Аннары бөтен авыл дәррәү кубып, каза күрү­челәргә ярдәм итте. Кызганыч, авылда яшьләр аз. Алга таба нәрсә булыр инде, билгесез.


- Консерваториягә кабул ителгәч тә, Казаннан качып кит­кәнсез, аннары армиягә эләк­кәнсез. Хәзер күпме вакыт әрәм киткән дип үкен­мисезме?


- Димәк, шулай кирәк булган, язмышыма шулай язылган. Мин бит консерваториягә имтихан бирергә кирәклеген дә белмичә килгән кеше. Җырласам, алалар, җырлый алмасам, кабул итмиләр, дип уйладым. Печәннәр әзерләп, утыннар ярылып, өелгәч кенә киттем. Миңгол абый Галиев "Комсомол җыры - 75" бәй­гесендә күреп алып чакырган иде дә, килгәч, шаккатты. "Нишләп йөрисең", - ди. Укырга килдем дигәч, соңга калуымны аңлатты. Алай да, Нәҗип Җи­һанов тыңлап карады. Аннан, без сине алабыз, ләкин быелга урын бетте, әзерлек курсларына язабыз дигәч, баш күккә тиде инде! Тик әзерлек курсына керүче­ләргә тулай торакта урын юк, бер белмәгән Казанда үземә фатир эзләп табуны күз алдына китерә алмаганга, Миңгол абыйлардан качып, кире кайтып киттем. Аннары - армия. Армиядән соң Түбән Камада эшләдем. Бер елдан мине Миңгол абый телеграммасы эзләп тапты. Тиз арада кил, имтиханнар башлана, диел­гән иде анда. Нәҗип абый бу юлы, кайда йөрисең качкын керәшен, дип каршы алды. Уку авыр булды. Минем бит музыкаль белемем бөтенләй юк, ә башкалар музыка училищесын тәмамлап килгәннәр. Имтиханга кергәч, нинди тональностьта җырлыйсың, дип сорадылар. Шаккатып торам. Концертмейстер хәл­не аңлап, хәзер табабыз без аны дип коридорга алып чыкты да, җырлатып карады. "Күзләрем тик сине эзли­ләр" җырын башкардым. Нәҗип Гаязович, каян өйрәндең бу җыр­ны, дип сорады. Радиодан, ми­нәйтәм. Радио ул вакытта консерва­то­риягә керерлек белем бирә иде.


- Консерваториядән соң ниш­ләптер опера театрына тү­гел, филармониягә килгән­сез.


- Бирегә укытучым Әлфия За­һидуллина алып килде. Сине бик көтәләр, дигән иде. Барып кердек, көткәннәре бер дә беленми. Директор, каян урын табыйм, дип зарлана ук башлаган. Әлфия апа да тиз бирешә торган түгел, худсоветны җыегыз, сез әле аның нинди тавышка ия икәнен белмисез, ди. Худсовет җыелды, мин берсен дә белмим. Җиде әсәр әзерләгән идем. Катлаулы арияләр, халык җырлары. Барысын да җырладым. "Әл­лүки"не җырлаганда берсенең күзләрен­нән яшь ага башлады. Аннан берсе килеп кочаклады. Филармония директоры үзе икән.

Ә опера театрында хөкүмәт концертына әзерләнгәндә кат-кат тыңладылар. Микрофонсыз да җырлаттылар. Әсәренеп тың­лый­лар да, сүз алышалар. Нияз Даутов мине буе кечкенә дип алдыртмаган икән. Анысын соңыннан белдем. Тормышымда яхшы кешеләр күп булды. Әле хәзер дә, җай чыккан саен, зиратка кереп Нәҗип Җиһановның кабере каршында баш иеп чыгам. Ул мине бик хөрмәт итә иде. Дәрес вакытында ишекне шакып керә дә, укучыгызны ике генә минутка алып чыгыйм әле дип, култыклап чыгып китә. Икенче катта йөрибез, гап-гади тормыш мәшәкатьләре, авыл турында сөйләшәбез. Студентлар бик га­җәпсенеп карыйлар иде, хәзер генә аңлыйм, Алланың кашка тә­кәсе кебек йөргәнмен икән.


- Җырчы булмасагыз, кем булыр идегез икән?


- Армиядән кайткач ук эшле һәм ашлы булдым. Түбән Камадагы химкомбинат заводларының бер­сендә аппаратчы булып эшли башладым. Хезмәт хакы яхшы, эш урыны чиста. Аннары Миңгол абыйдан укырга чакыру килде. Кыскасы, кайда эшләсәм дә, югалып калмаган булыр идем. Ә җыр дөньясы кышның бураны, көзнең яңгыры кебек үк, минем стихиям ул. Мөгаен, шуңа чыгышымны кайда да кабул иткәннәрдер. Советлар иле вакытында, халыклар дуслыгын саклау йөзеннән, музыкаль лекторий оештырылган иде. Ул төрле милләт вәкилләреннән торган концертлардан гыйбарәт булды. Шул концертларның берсенә мин дә эләктем. Ул чактагы рус эсрадасы йолдызлары Анатолий Соловьяненко, Зураб Соткилава бе­лән җырлыйсың, диделәр. Ничек алар белән җырлыйм инде?! Алар кем дә, мин кем дип югалып калдым башта.

Мәскәү колач җәеп каршы алды. Хөкүмәт машинасы көтеп тора дигәч, көлеп җибәргән идем, чыннан да "Чайка" машинасы тора иде. Шундый кызык булып тоелды бу галәмәтләр. Кунакханәдә исә гафу үтенеп шаккатырдылар. Бер кешелек номер калмаган икән, ике кеше­­леккә урнаштырдылар, ләкин күршегә башка кеше кертмибез дип вәгъдә бирделәр. Чын әкият инде менә! Соловьяненко белән бергә Зур концерт залына киттек. Беренче Соткилава җырлады. Аннары мин. Берничә җыр башкардым, соңыннан "Әллүки"не җыр­ладым. Җырлап бетердем, зал тып-тын утыра. Куркып калдым. Чыгып китәргә дә белмим, басып тору да уңайсыз. Аннан дәррәү кубып кул чабарга тотындылар. Тамашачылар сәхнә артына да үттеләр. Шунда берсе: "Без инде Нечаевтан соң Россиядә башка мондый тавыш калмагандыр дип уйлаган идек. Баксаң, ул Казанда бар икән", - дип рәхмәт әйтте. Бәйгеләрдә катнашам да, җиңеп филармониягә кайтам, хезмәт хакы күтәрелә иде. Гали абый Ильясовлар кебек ала башладым берзаман. Әмма ул рәхәтләр туксанынчы елларда юкка чыкты. Авырлыгы авырлык, рәхәтлеге рәхәтлек белән үтте дә китте. Филармониядә үз өемдәге кебек рәхәт миңа.


- Тавышны ничек тәрби­ялисез? Үзегез генә белгән ысул-серләре бармы?


- Аның бер сере дә юк. Тавышны югалтмас өчен җырларга кирәк. Компьютер аша чистартылган язмага авыз ачып тору ул - әле җырлау түгел. Тавыш болай сак­ланмый, бу - җырчының бетүе дип атала. Кызганыч, бездә шул ысул белән халык артисты исем­нәрен алучылар, аннан мин кем дип масаеп йөрүчеләр дә бар. Ләкин үзләрен тотып селкесәң, кечкенә бүлмәне генә булса да тутырырлык тавышлары чыкмый. Бездә хәзер андый җырчылар саранча көтүе хәтле булды инде. Кыланмышлары да кысаларга сыймый: сикерәләр, улыйлар, нәрсә сөйләгәннәрен белмиләр. Сәхнә ул - артист өчен гыйбадәтханә. Анда биюнең дә мәгънәсе булырга тиеш.


- Эстрада проблемаларын ачыклаганбыз икән инде, Сезнеңчә, аларны ничек хәл итеп була соң?


- Бер фестиваль үткәреп кенә тәртипкә китереп булмый инде. "Үзгәреш җиле"нең берничә җы­рын гына тыңладым, котым очты. Халык җырларын бозарга беркем­нең дә хакы юк. Алар гасырлар буе яшәп эшкәртелгән инде. "Үзгәреш җиле"н булдырасылары килә икән, махсус шушы форматка яраклы җырларны үзләре язсыннар. Чын европача. Алар бит Европага тартылалар. Ә Европага аларча җырлау кирәкми, аларга безнең милли моң, милли аһәң, җаны кадерле.

Эстрада ул үз агымына куелган, аның белән шөгыльләнүче бер кеше дә юк. Шуңа килеп төртелдек бит инде. Безнең "Евровидение" кебек дөньякүләм фестивальләрдә катнашырлык җырчыларыбыз да юк диярлек. Асыльяр барып кайтты кайтуын. Әзерлек җитмәгәч, тәкъ­дим итәрлек әсәр булмагач, бер­нигә дә ирешеп булмый шул. Хәер, "Евровидение"дә хәзер русча да чыгыш ясамыйлар. Бөтен милләт инглизчәгә күчте. Бу яхшы фалмы? Менә шуңа әйтәм, агымга ияреп, үз йөзебезне югалтып, тәмам эреп бетмәсәк иде.

Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев