Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләкедән Демьян Маловка Владимир Путинның Котлау открыткасы тапшырылды

Бүген Сарман районы Ләке авылында яшәүче карендәшебез Малов Демьян Максимовичка 90 яшь тулды

Демьян Маловны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл ветераннар советы рәисе Ольга Асанова, балалары, туганнары котлаганннар. Тәлгать Галимҗанович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын тапшырган. Бу турыда "Сарман" газетасы хәбәр итә.

- Бу хатны зарыгып көтте инде ул. Миңа хат киләчәк, дип, көн саен искәртә иде, - диде тормыш иптәше Федора апа.

Ләке авылында туган, шунда хезмәт юлын башлаган Демьян Максимович. 10 класс белем алгач, тракторчылар курсын тәмамлый. Армия хезмәтеннән кайткач, Сарман МТСында эшли башлый. Бөгелмә шәһәрендә механик белгечлеге ала. Аннан колхозда механик, баш инженер вазифаларын башкара.

- Безне дә әлеге һөнәр серләренә төшендерде. Акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп, эш алымнары белән яшь белгечләргә үрнәк булды, - диде Фәрит Мөнәвирович.

1982-85 елларда тынгысыз белгеч Ләке авыл советын җитәкли. Хәтта колхоз рәисе итеп тә тәкъдим итәләр үзен, югары белеме булмаганлыктан гына, анда билгеләнә алмый. Лаеклы ялга баш инженер буларак чыга.

- Бүгенге көндә дә тынгысыз, авыл тормышында актив, олы терәк, киңәшче ул. Шигырьләр яза, җор телле, - дип мактады җирлек башлыгы Лилия Ивановна.
Бүгенге көндә ветеран тормыш иптәше Федора белән гомер кичерә. Балалар, оныклар кайтып, өлкәннәрнең хәлен белешеп, ярдәм итеп китәләр.

- Озак яшәвемнең сере – менә шушы хатын-кызда, ул мине яшәтүче, көйләүче, тәрбиялүче, - дип, зур горурлык белән күкрәгенә кысты Федора апаны Демьян Максимович.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев