Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләкедә Качмануга купель ясап куйганнар

Сарман районының Ләке авылында Күлләр буе чишмәсе янәшәсендә Качмануда коену өчен купель төзегәннәр

Купель Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова әйтүенчә, халыктан җыелган үзара салым акчасына ясалган. Аның өчен, бина эчендәге улакны алып, аның урынында купель көйләнгән. Улакны исә ике корылма арасындагы аралыкка урнаштырып, түбәсен ябып куйганнар.

Купельны ясауда иң зур көч куючы – Ләке авылы мәдәният йорты директоры Юрий Антонов. Купельле бинага электр уты уздыруда Вильям Тазов ярдәм иткән. Шулай ук, башка авылдашлары да булышканнар (җирлек җитәкчелеге аларның барысына да рәхмәтле). Яңа ел ялларында Юрий Григорьевич купельгә төшү-менү җиңел булсын өчен, ике яклап махсус култыкса да ясаган.

Моңа кадәр Качмануда ләкелеләр, суда чумыну өчен, Зәй шәһәренә барып яки үзләреннән өч чакрым ераклыктагы Алан авылына менеп йөргәннәр.

Башка авыл кешеләре Качмануда коену өчен Ләкегә барырга теләсәләр, купельле чишмәгә бу авылның Өчиле (Урожайный) урамы кырыеннан төшәргә икәнен белеп торсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев