Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке авыл җирлегенә яңа башлык билгеләнде

Ләке авыл җирлеге башлыгы итеп Шәрипова Лилия Ивановна сайланды, дип хәбәр итә Сарман районы газетасы.

Ул 1981 елның 29 июлендә Дружба авылында туган. 2006 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогик, 2014 елда Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлый, 2015 елда Казан (Идел буе) федераль университетының Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбендә квалификациясен күтәрә. Хезмәт юлын Чаллы шәһәре балалар бакчасында тәрбияче буларак башлый. Республика мәгариф тармагында мәгълүмати-методик тәэмин итү һәм контроль үзәгенең район филиалында секретарь, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетында белгеч һәм җитәкче, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә реклама буенча белгеч, офис-менеджер, Сарман авыл җирлеге Советында әйдәүче белгеч булып хезмәт куя. Тормыш иптәше Рәсим белән бер ул, бер кыз үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев