Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Михайлова: «Сыер янына тиз генә бара да алмадым, өч ай буе ирем сауды»

Юрий – Мәләкәс авылы егете, Людмила исә шәһәр кызы.

Тукай районының Мәләкәс авылында яшәүче Людмила һәм Юрий Михайловлар белән танышып чыгарга дип кенә сугылган идем, “шулай да яшәп, шулкадәр дә күп эшләп була икән” дип, урындыгымда утырып калдым. Югыйсә, мин үзем дә физик эшкә нык кеше. Чигү чигеп, бәйләп утыруга, йә булмаса, бер урында таптанып чәкчәк пешерүгә караганда утын, кирпеч ташуны, көрәк белән бакча казып, бәрәңге утыртуны, печән хәзерләүне, кар көрәүне хуп күрәм. Арытса да, шулай рәхәт миңа, бөтен мускуллар тартылып, тән рәхәтлек кичерә.

Юрий – Мәләкәс авылы егете, Людмила исә шәһәр кызы, Чаллыда туып үскән, әниләре һаман Чаллыда гомер кичерә. Людмиланың да тамырлары шушы төбәккә барып тоташа, әбисе янына кунакка кайтып йөри, шунда Юрий белән танышып, гаилә коралар. Бу вакытта икесенә дә 18 яшь кенә була әле, хәзер 50 яшь үзләренә.

...Людмилага 20 яшь, әкренләп авыл тормышына өйрәнеп килә. Әле гомере буе фермада сыер сауган каенана дигәннәре дә бар бит. Ул беркөнне яшьләргә: “Сөт эчәргә яратасыз, менә сезгә сыер”, – дип, сөтлебикә китереп бирә. Моңа кадәр сыер саву түгел, аның янына якын килергә дә куркып йөргән Людмила бу хәлләрдән телсез кала.

– Сыер янына тиз генә бара да алмадым, өч ай буе ирем сауды, мин янында карап утырдым, – ди ул.

Ләкин, озак та үтми, Людмила сыерның табыш китерә торган хайван икәнен аңлап ала. Шулай булмый ни, 90нчы еллар, эш юк, эшләгәннәргә дә дәүләт хезмәт хакы түләми, кибет киштәләре буш. Гаилә сөт, икешәр бакчага бәрәңге утыртып, шуларны сатып матур гына көн күрә башлый. Үзләре дә сөт, ит ризыкларыннан өзелеп тормый. Әле ферма мөдире булып эшләгән каенатаның да дәртле чагы, ул да киңәшләрен биреп, ярдәм итеп тора...

Эльмира Флүн, Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев