Людмила Белоусова: “Дәрәҗәсе шулкадәр зур булды, аны тыңлыйлар, аннан оялалар, аны борчымаска, “подводить итмәскә” тырышалар иде”
Керәшен халкы бик зур югалту кичерә – танылган карендәшебез Николай Дунаев арабыздан китте.
– Николай Иванович Дунаевның китүе – безнең керәшен халкы өчен бик зур югалту. Ул безнең “Ак дәдәбез”, терәгебез иде.
Николай Иванович бик гадел, үзе кырыс, таләпчән, фикерен өздереп әйтә, бернәрсәдән курыкмый торган батыр кеше булды. Аның һәр әйткән сүзе – безнең өчен закон, фикере безнең җәмгыять өчен бик кадерле. Туры сүзле, җитди, таләпчән иде Николай Иванович. Шуңа күрә дә, усалраклар аннан шөлләде, рәнҗетелгәннәр яклау тапты, ялганчылар аның белән бәхәскә кермәде. Ана үпкәләп йөрүчеләрне дә белмим, чөнки ул бик, бик гадел иде. Сугыш чоры баласы, тормышның ачысын-төчесен, ачлыкны, юклыкны татыган. Парта арасыннан гына чыккан авыл баласы, Мәскәүгә барып, зур остазларда укып, зур талантларны үз күзе белән күреп, алар белән аралашкан кеше. Николай Иванович яшьләр һәм балалар белән күп эшләде, чараларда керәшеннәрне, үз дәрәҗәсеннән чыгып, матур итеп күрсәтә белде. 25 ел буена Камал театрында Гөргөри ролен уйнап, керәшен ир-егетләренең соклангыч матур образын да тудырган кеше бит әле ул. Талантлы художниклар шул Гөргөри образындагы Николай Дунаевның портретларын ясадылар. Керәшен оешмасында, хатыны Татьяна Григорьевна белән бергә, тәрбия ролен дә башкарган кешеләр алар. Болытлар куерганда, оешма эчендә “кризис”лар килеп чыкканда, үзләренең акыллы киңәшләре, үгетләре белән гел Дунаевлар ярдәмгә килде. Татьяна Григорьевна үзенең төпле фикерләрен туплап җиткерсә, Николай Иванович арабыздагы “тәртип бозучы”ларның “колагын да бора” ала иде. Дәрәҗәсе шулкадәр зур булды, аны һәркем тыңлый, аннан оялалар, аны борчымаска, “подводить итмәскә” тырышалар иде...
Керәшен җәмгыятенең бер чарасы да Николай Ивановичтан башка узмады. “Питрау” кысаларында уза торган “Кряшен чибяре” конкурсында бик озак еллар жюри председателе буларак, югары планканы гарантияләде. Аның гаделлеге белән безнең бу конкурсыбыз өчен җаныбыз тыныч булды. Керәшен чибәрләре белән горурланды, һәрберсе белән якыннан танышып барды.
Николай Иванович шулкадәр сәламәт иде бит, 100гә җитәрлек потенциалы бар иде: чөнки ул – умартачы баласы булып, сугыш елларында да натураль бал ашап үскән, генетик яктан сәламәт кеше. 85 яшенә җитеп төшкән теше дә юк иде аның. Акыл буенча да, җаны буенча да, тәне белән дә сау иде.
Татьяна Григорьевна Дунаева белән бик якын аралашам. Ул 15 ел буена керәшен оешмасының идарә члены булды. Укытучым, остазым”, – дип сөйләде Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты председателе Людмила Белоусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев