Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Белоусова: «Бу миңа яхшы сабак булды»

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры студент елларын искә ала.

– Өч югары уку йортын тәмамладым: Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында, Казан дәүләт мәдәният институтында һәм Казан дәүләт педагогия университетының татар теле факультетында укыдым. Студентлык елларымның авырлыгы да, матурлыгы да күбрәк беренче уку йорты белән исемдә калды. Ул чакта миңа 15 кенә яшь. Авылдан килгән, русча сөйләшмәгән бала... Студент чагымны сагынам, чөнки ул – яшьлегемнең иң матур чоры.

Шпаргалкалар да ясаганым булмады, аларны куллана да белмәдем. Күчерергә дип берәр нәрсә эшли башласам, үземне җинаятьче итеп хис итә идем. Мин чәчрәп тормаган, ләкин бөтен нәрсәне укып белә торган студент булдым. “Кайдан килдең син?” – дип, шаккаталар иде сессия вакытында укытучылар. Дәресләрдә җавап бирмичә, мыштым гына утырганга, укытучылар мине зачет һәм имтихан вакытында гына күреп алалар иде. Берсендә, тарих имтиханын бирәбез. Миңа җиңел билет эләкте. Сөенә-сөенә әзерләндем, җавап бирдем. Ә укытучыга яхшы җавап бирүем ошамады, димме... һәм ул миңа өстәмә сораулар бирергә тотынды. Бөтенесенә дә тулы җаваплар кайтарсам да, укытучы параларда актив булмаганым өчен, ягъни холкыма карап, “4”ле билгесен куйган иде. Бу миңа яхшы сабак булды. Үз максатыңа ирешер өчен, белгәнеңне тормышта күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев