Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Барсуковадан кышка тәмле помидор рецепты

1,5 килограмм помидорга: томат пастасы - 300 грамм; шикәр комы - 5 аш кашыгы; тоз - 1,5 чәй кашыгы; уксус 9% - 3 аш кашыгы; су - 1 литр.

Помидорларны юып, киптерәбез. Стерилизовать иткән 1-1.5 литрлы банкаларга тыгыз итеп тутырабыз. Тутырган помидорлар өстенә кайнар су көерга һәм 10-15 минут капкач белән каплап тотырга. Аннары шул суны кәстрүлгә салабыз һәм аннан маринад әзерлибез. Кирәк икән, чәйнектән кирәкле күләмдә су өстибез. Кәстрүлне плитәгә куябыз, томат пастасы, шикәр комы һәм тоз өстибез, кайнатып чыгарабыз. Сүрән утта 5 минут тотабыз.

Иң ахырда уксус салырга да, кайнап торган маринадны банкаларга бушатырга кирәк. Шунда ук стериль капкачлар белән ябыгыз һәм әйләндерәбез. Суынгач, караңгы һәм салкынчарак җиргә Яңа елга кадәр алып куябыз. 

Бу помидорлар «Новогодние» дип атала, чөнки аларны нәкъ менә Яңа елда ачырга кирәк. Ул вакытка маринда тулысынча помидорларга сеңә һәм бөтен тәмен бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев